Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Витилиго авыруы турында: «Акчагызны түкмәгез, аны дәвалап булмый»

Кешеләр витилиго авыруы белән ничек яши? Бу авыруны дәвалап буламы? «Интертат» шул сорауларга җавап табарга тырышты.

news_top_970_100
Витилиго авыруы турында: «Акчагызны түкмәгез, аны дәвалап булмый»
https://pixabay.com/ru

Медицина никадәр генә алга китмәсен, бүгенге көнгә кадәр әле һаман да өйрәнеп бетерелмәгән һәм ничек дәваланасы ачыкланмаган авырулар бар. Кайберләре кешегә артык борчу да китерми шикелле, тик шулай да үз уңайсызлыклары бар. Шундый авыруларның берсе — витилиго. Ул — пигментация бозылу, ягъни тиренең аерым бер өлешләрендә меланин пигментының юкка чыгуы. Витилиго тиредә төрле дарулар, химик матдәләр, ялкынсынуыннан соң барлыкка килә дип санала. Әлеге авыруның табигате бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Бу авыру нәсел буенча да күчәргә мөмкин.

Витилиго теләсә ничә яшьтә барлыкка килә ала — тиредә төрле зурлыктагы ак таплар чыга. Әлеге ак таплар зураеп, бер-берсе белән кушылып та китәләр. Ул тәннең теләсә кайсы җиренә чыгарга мөмкин, шулай да ешрак кул, бармакларда, терсәк һәм тезгә — тире күбрәк яралана торган җиргә чыга.

Витилиго таралуга кешенең стресс халәте һәм эчке органнарның хроник авырулары сәбәпче була. Витилиго белән авырган кешеләргә кояшта кызынырга ярамый, чөнки тәннең ак җирләре бик каты пешәргә мөмкин.

«Үзем дә интектем, улымның да маңгаена чыкты»

Казаннан Артур (исеме үзгәртелгән) бу авыру белән инде 18 ел авырый. «Без Казанга мин 11 сыйныфта укыганда күченеп кайттык. Климат үзгәрешләре миңа витилиго чыгуга сәбәп булган дип аңлатты табиблар. Башта ул терсәккә чыкты. Күзләремнең икесе дә ак булып тора иде, хәтта ак керфекләремә кадәр бар иде. Ике кулым да ак, бармаклар да урыны-урыны белән агарды. Әйтерсең, бер бизәкле хайван тиресе.

Миңа — 17 яшьлек егеткә мондый «дефектыма» ияләшү җиңел булмады. Дөресрәге, моны бөтенләй кабул итәсем килмәде. Кеше янында йөрү әллә ничек кыен иде миңа. Җәй көне бит тиресенең бераз булса да төсе үзгәрә башласа, калган җир бигрәк ак булып күренеп тора. Аннары ул ак таплар кояшта бик каты пешә, әчетә.

Без йөрмәгән табиб та, өшкерүче әбиләр дә калмады. Автозагар кебек кремнар да кулландым. Дарулар, кремнар да булышмады. Башта витилигодан бик тереләсем, арынасым килде, әлбәттә. Әнием дә минем өчен бик борчыла иде. Әбиләр: «Әби-бабаңнарның әйтелгән нәзерләре үтәлмәгән, синең өстеңә төшкән», — диделәр. Дога укып торып, сарык суярга куштылар. Ышандык, аларын да кылдык, тик витилиго гына беркая да китмәде.

Кубада витилигоны дәвалыйлар дип ишеткән идем. Берара анда барырга дип акча җыям дип тә хыялландым. Әкренләп онытылды алары…

Хәзер миңа 36 яшь. Өйләндем, балаларым бар. Үзем дә ул витилигомны оныттым дип әйтергә була, бергә яшибез. Дөрес, җәй көне кояшта куллар пешә, кызарып чыга, шул авырткан чакта гына исемә төшерәм. Руль артына утырып йөргәндә кулга перчатка киеп йөрим, чөнки тәрәзәдән төшкән кояш нурлары бик пешерә. Болай исем дә китми. Хәзер иң борчыганы — олы улымның маңгаена витилиго чыкты. Дөрес, әле бик күренми, шулай да куркыта, артып китмәсен иде дип телибез», — диде ул.

Бер иптәш кызымның кайнатасында да шул ук чир икән. Ул аның 35 яшьләр тирәсеннән соң барлыкка килгән. «Кайнатам ветеринария лабораториясендә эшләгән кеше. Алар анда себер язвасы белән эшләгәннәр. Шул вакытта бик каты төрле химикатлар белән юынганнар, менә шуннан соң аның тиресе янып чыга, начарлана, кытыршыга әйләнә һәм кабырчык белән каплана. Кутыр төшкәндә инде тире башка төстә булып кала. Тире төзәлеп бетми, шулай витилиго булып калган. Табибларга да күп йөргәннәр алар. Үзенең кулларының агарып торуын комплекска әйләндермәгән ул, уңайсызланмый», — диде танышым үзенең кайнатасы турында.

«Озак еллар озын җиңле кием кидем»

Бер карасаң, ирләргә бу авыру белән яшәргә җиңелрәк кебек. Шулай да әлеге кимчелеге аркасында дөньякүләм танылган кешеләр дә бар. Винни Харлоу — тарихка витилиголы беренче модель буларак кергән кыз. Ул да кечкенәдән әлеге авырудан интеккән. Хәзерге вакытта ул танылган брендларның йөзе булып тора.

Социаль челтәрдәге төрле төркемнәрдә дә витилигодан берәр им-том юкмы икән дип сорашучылар күп икән. Бу авыру белән инде күп еллар яшәүчеләр аннан дәва юк икәнен яхшы белсә дә, төрле челтәрле бизнеста эшләүчеләр аларга үзләренең сабын, кремнары, файдалы эчемлекләрен тәкъдим итеп язуларын дәвам итәләр.

Алияне (герой соравы буенча исеме үзгәртелгән) дә шуннан эзләп таптым. Башта ул үзе дә күп тапкыр табиб ишеген шакырга мәҗбүр була. Тик файдасы гына булмый.

«Витилиго миңа беренче баламны тапкач, 27 яшемдә чыкты. Бер ел элек кенә кияүгә чыкканда тәнем чиста, бернәрсә дә юк иде. Тәнгә таралды, биттә юк, кулларда, аякларда бар. Башта бик күп табибларга йөрдем, әллә нинди Кубадан кайтартыла торган дарулар сатып ала идем. Алар бик кыйммәт иде заманында. Аннары мин бер дерматологка туры килдем. Ул миңа: «Акчагызны да түкмәгез, аны дәвалап булмый. Ирең, балаларың бар, тыныч кына яшә», — дип әйтеп чыгарып җибәрде. Шуннан соң дарулар да эчмәдем, тәнемә дә берни сөртми башладым.

Ул безнең нәселдә булган. Әбиемнең биш бертуганының дүртесендә дә шундый ак таплар булган. Ниндидер стресс сәбәпче булган инде аңа. Хәзер кулда, аякта, култык асларында бар. Күзләремдә дә бераз гына бар. Әлегә теньнәр сөрткәч, күренми.

Башта мин җәй көннәрендә дә гел озын җиңле киемнәрдән йөри идем, бик нык дискомфорт кичердем. Кеше арасында йөри алмый идем: бик оялдым. Хәзер ияләштем инде, ул турыда уйламыйм да, кыска җиңле киемнәр дә киям, гомумән, гадәти тормыш белән яшим. Башта күргән кеше бик сәерсенеп: «Нәрсә булды, пештегезме әллә?» — дип сорый иде. Хәзер өйдәгеләр дә, күрше-күлән, хезмәттәшләр дә белә. Кыш көннәрендә бик күренми бит ул. Иң кызганычы — җылы якка ял итәргә бара алмыйм. Кояш ярамый, ультрафиолет нурлары тәнне шунда ук пешереп ала.

Ул авыртмый, аның башка зыяны юк. Матур түгел — шул гына. Куркыныч авыру түгел, аның белән кеше гомер буе яши

Витилиго әкрен генә арта бара, үсә. Безнең авылда бер абый бар иде, аның тәне ап-ак булган иде. Мин витилиго белән 19 ел яшим инде. Башта ул кечкенә генә борчак кебек иде. Аннары зурайганнан-зурая барды.

Күз тимәсен, балаларымда юк», — ди Алия.

«Витилиго нәселдән килә»

Витилиго турында табиб, дерматовенеролог Люзия Бражникова белән сөйләштек.

Витилиго («vitilus» — латин теленнән «бозау» дигәнне аңлата) — тән тиресенең хроник авыруы. Тән тиресенең аерым бер урыннарында кырыйлары аерым-ачык күренеп торган ак, аксыл таплар барлыкка килә һәм төкләр төссезләнә. Бу меланоцитларның — пигмент күзәнәкләренең микъдары кимү аркасында барлыкка килә.

Аның белән авыручылар барлык халыкның 0,5-1%ын тәшкил итә. Кытайда (0,093%) һәм Төньяк Европа илләрендә, мәсәслән, Даниядә (0,38%) бу авыру бик сирәк очрый. Иң күбе Һиндстанның кайбер штатларында — 8,8%.

Витилиго теләсә ничә яшьтә башланып китә ала, туганнан алып һәм 80 яшькә кадәр. Авыру килеп чыгуның яртысы 20 яшькә кадәр, ә пациентларның өчтән берендә 12 яшькә кадәр барлыкка килә. Яшь белән авыру таралу үсә бара. Мәсәлән, 1 яшьтән дә яшьрәк балада ул 0,45% кешедә барлыкка килә ала, ә 5-12 яшьтә бу сан 2,1% тәшкил итә.

Витилиго ешрак хатын-кызларда очрый. 15-20% очракта витилиго бер гаилә кешеләрендә очрый. Бала һәм ата-аналар арасында — 7%, ә игезәкләрдә — 23%. Бу үз чиратында витилигоның нәселдән килә торган авыру булуына дәлил.

Хәзерге вакытта витилигоның килеп чыгу сәбәбе дип аутоиммун процессларны атыйлар. Аның ни өчен килеп чыгуы бүгенге көнгә кадәр төгәл ачыкланып бетмәгән. Бу хакта берничә гипотеза һәм теория бар. Тәндә әлеге тапларның барлыкка килүен киметә ала торган терапия ысуллары бар. Бу — махсус сайлап алынган төрле витаминнар комплексы яисә диңгез продуктларына юнәлдерелгән диета тоту, махсус кремнар куллану.

Ел саен бу авыру белән көрәштә кешеләргә булышу йөзеннән төрле яңа ысуллар барлыкка килә. Витилигоны төрле сәбәпләр китереп чыгара һәм ул күп авыруларның симптомы була ала. Тәннең пигментациясен яхшырту өчен беренчел авыруны дөрес дәвалау да яхшы йогынты ясый. Шул бозылган системаны торгызуга ук, тире үз хәленә кайта. Тире регенерациясенә туклануның дөрес булуы һәм кояш нурлары тәэсиренең азрак булуы уңай йогынты ясый. Кызганыч ки, бик гади генә кагыйдәләрне дә без сәламәтлеккә зыян килгәч кенә искә төшерә башлыйбыз.

Генетика да бер урында гына тормый. Меланинның кимүенә китергән геннар буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла. Витилигоны дәвалауда тән тиресен тышкы яктан саклаучы чаралар: крем һәм төрле майлар беренче урында тора. Хәзерге вакытта иң нәтиҗәле ысул булып стероидлы майлар һәм фототерапия куллану тора. Фототерапия ике төрле була:

  1. Ультрафиолет
  2. ПУВА-терапия. Бу очракта авыручы кеше организмга ультрафиолет нурларының йогынтысы тәэсирен арттыручы дару эчә. Аның да куркыныч яклары бар:
  • тән тиресе пешү;
  • тән тиресенең артык коры булуы һәм кычытуы;
  • фотокартаю (ультрафиолет нурларының йогынтысы аркасында тиредәге яшь үзгәрешләренең вакытыннан алда барлыкка килүе — авт.)

Яңа аппаратларда заманча һәм дөрес дәвалау ысуллары кулланганда әлеге куркыныч эффектлар булмаска да мөмкин.

Витилиго белән авырган кешеләр өчен иң мөһиме — кояштан саклану. Меланоцитларның саклау функциясен үтәгәнне онытырга ярамый. Алар ультрафиолет нурларының эчкәрәк керүенә киртә булып торалар. Бу очракта кояшта кызыну тән тиресе пешү белән генә куркыныч түгел. Ул шеш барлыкка килү куркынычын да арттыра. Витилиголы кешеләргә SPF 50 кремын көн дәвамында сөртеп торырга кирәк, — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100