Коронавирусны җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк: QR-кодмы, массакүләм вакцинацияме? | intertat.tatar

Коронавирусны җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк: QR-кодмы, массакүләм вакцинацияме?

Коронавирус белән бәйле вәзгыятьнең көннән-көн начарлануы хакында радио-телевидение һәм матбугат чараларыннан күреп, ишетеп беләбез. Кертелгән QR-кодлар ни дәрәҗәдә авыручылар санын киметүгә булыша һәм республикадагы катлаулы вәзгыятьнең килеп чыгу сәбәпләре турында татар җәмәгатьчелеге фикерләрен сораштык.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 132 очрагы теркәлгән. Әлеге рекорд сан көн саен диярлек үсеп, үзгәреп тора. 11 кеше әлеге авырудан үлгән. 2021 елның 19 октябренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 28 848 очрагы теркәлгән.

Татарстан, шул исәптән Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае, Оренбург, Иваново һәм Төмән өлкәләре коронавирус авыруы белән бәйле аеруча авыр вәзгыятьле Россия субъектлары исемлегенә кергән. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ил Хөкүмәте каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышында сөйләгән.

Ни өчен нәкъ менә әлеге өлкәләрдә вәзгыять аеруча катлаулы һәм кертелгән QR-кодлар ни дәрәҗәдә хәлләрне яхшыртырга мөмкинлек бирүе турында татар җәмәгатьчелеге белән сөйләштек.

«Чикләүләрне системасыз куллану уңай нәтиҗә бирмәячәк»

Илдус Нургалиев, Мәскәүдә яшәүче галим, физик-теоретик:

Монда конспиралогияне эзләү дөрес булмас, чөнки бу эпидемия үзенең законнары буенча, аңа уңайлырак булган урында тарала. Моны математика күзлегеннән чыгып аңлатып була. Кайсы җирдә күбрәк яки әзрәк дип карыйбыз икән, җавапны вирусны кешедән кешегә йогуын сурәтли торган тигезләмәдә табып була. Кешеләр бер урында гына торган җирдә вирус та әкрен тарала, авыру йогу тизлеге зур түгел. Кешеләр күбрәк хәрәкәт итә торган, динамика көчле булган өлкәләрдә авыручылар саны да күбрәк булачак. Димәк, без күбрәк аралашабыз, хәрәкәт итәбездер дип уйлыйм.

QR-кодлар системасына килгәндә, мин моңа физик буларак, медицина өлкәсенә бик керешмичә җавап бирер идем. Күрелгән чаралар аларны үтәүче гражданнарны авыру йоктырудан саклый. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәүче кешеләр үзләрен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куялар. Кертелгән чикләүләре дөрес, тик алар системалы рәвештә кулланылмый. Аларның бөтен файдалы яклары да кулланылмый.

Бу хәрби эшчәнлектәге кебек. Әгәр дә дошманың белән көрәшкәндә сугышка үз көчләреңне өлешләп кертәсең икән, җиңелү ихтималы зур. Бөтен фронтлар буенча да бер үк вакытта «һөҗүм итәргә» кирәк. Менә шул вакытта гына җиңүгә ирешүгә өмет бар. Без бу принципны истә тотмыйбыз: я бер урындагы кагыйдәләрне катгыйлатып, я икенче җирдә чикләүләр кертеп алабыз. Бу — без теләгән нәтиҗәгә тиз генә китермәячәк. Әлеге чаралар барысы да берьюлы күрелергә тиеш. Менә шул вакытта алар үзенең максималь уңай нәтиҗәсен бирәчәк.

Үз вакытында мин демографик тигезләмәне эшләдем. Анда сезнең сорауга да җавап бар. Кеше — биосфераның бер компоненты булып тора. Аның башка компонентлары — вируслар, бактерияләр. Кеше күпме яшәячәк һәм алга таба ничек үсүе әлеге компонентларның балансына бәйле. Вируслар — иң гадиләре һәм алар эволюцион процесс өчен иң тотрыклылары да. Без авырый башлагач кына, аларның барлыгын искә төшерәбез. Чынлыкта исә, алар безнең күршеләребез. Без бер организм. 

Әлеге системаның аерым бер компонентының, безнең очракта ковидның артып китү этабы күренә. Коронавирусның соңгы ике ел эчендә шулай кабынып китүе — биосфера өчен миллисекундлар гына.

Кызганыч, коронавирус вәзгыятьнең яхшыруына бәйле фараз ясау хәзер дөрес булмас, чөнки ул бик күп ачыкланып бетмәгән факторларга бәйләнгән. Карантин ничек үтәлер. Бүген хакимият бөтен илне каникулга җибәрү турында сөйләшә. Фаразга бик күп факторлар тәэсир итәчәк, шуңа күрә аны әйтә алмыйм. Киләсе елда, бәлки, авыручылар саны кимүе тотрыклы булыр. Без әле «пик»ны, авыруның иң югары ноктасын үтмәдек. . Оптимистик яктан караганда, киләсе елның башында кимүгә китсә, яхшы була.

Телевизордан күрсәткән хәбәрләргә караганда, чит илләрдәге вәзгыять безнекеннән әйбәтрәк дип әйтә алмыйм. Россиядә Татарстан һәм Башкортстанда эпидемиянең күбрәк күренүе булган кебек, дөньяда да кайбер илдә авыручылар күбрәк, кайдадыр кимрәк. Мәсәлән, ислам илләрендә дисциплина нык булган һәм халык хакимияткә ышанып, аның карарларын үти торган илләрдә хәлләр җиңелрәк.

 «Дүртенче дулкын көтелгән иде»

Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

 Авыруның дүртенче дулкыны - көтелгән хәл иде. Халыкның вакцинация ясату дәрәҗәсе бик түбән һәм грипп авыруы белән дә бер вакытка туры килде ул. Инде берничә көн рәттән авыручылар саны арту күзәтелә. Хәзер әз генә булса да, кешеләрнең аралашуын киметү кирәк. Без бит сәламәтлек саклау системасын шулай каты сыный алмыйбыз. Аның да чикләре бар. Каты авыручылар саны арткан саен сәламәтлек саклау системасын куркыныч астына куябыз дигән сүз.

Без бөтен хастаханәләрне дә коронавирус белән авыручыларны дәвалый торган итеп үзгәртеп бетерә алмыйбыз. Хроник авырулы кешеләрне дә карарга, үз чиратында операцияләрне дә башкарырга кирәк. Монда, әлбәттә, балансының саклануы бик мөһим. Хәзерге вакытта кертелгән чикләүләр — кешеләре әзме-күпме үзара аралашуын тыю ковид йоктыручыларның саны кимүенә тәэсир итәргә тиеш.

Коронавирус белән күмәкләшеп, бергә көрәшергә кирәк. Без вакцинация проценты югары булган илләрдә үлүчеләр саны ким булуын күреп торабыз. Бу илләрдә коронавирустан үлүчеләр юл фаҗигаләрендә һәлак булган кешеләр саныннан артмый.

Бездә, кызганыч, бик оят булса да, үлүчеләр саны гаять зур. Әгәр дә без кешеләрне вакцинация үтәргә күндерә алсак, үлүчеләр санын да киметә алачакбыз.

Алга таба әле авыру таратучы яшүсмерләргә дә прививка ясау мөмкинлеген карарга тиешбез. Соңгы атнада балалар һәм яшүсмерләр арасында да авыручылар бик күп. Безгә бу адымга да барырга туры киләчәк. Барлык алга киткән илләрдә дә бу адым инде эшләнде.

«Чит илләр тәҗрибәсен өйрәнсеннәр иде»

Сүрия Усманова, «Сириус» хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе: 

Хәзерге көндә Россиядә дә, Татарстанда да көрәшне берьяклы гына алып баралар. Аны комплекслы итеп алып барырга кирәк. Бүгенге көндә кертелгән QR-кодлар гына бик аз нәтиҗә бирә. Нишләп менә транспортта — автобустамы, троллейбустамы, халыкның яртысы битлексез. Анда бер авыру кеше килеп керде исә, ул бөтен кешегә йоктырырга мөмкин.

Чит илләрдә эпидемияне бетермәсәләр дә, арада уңышка ирешкәннәре бар. Анда коронавирус бездәге хәтле күп таралмаган. Аларда бит битлекләрне бөтенләй салмыйлар. Минем иптәш кызым хәзер Майоркада яши, без аның белән сөйләшеп торабыз. «Минем оныкларым беренче сыйныфтан алып зур сыйныфларга кадәр мәктәптә битлектән йөриләр. Мин урамда үз өемнән 100 метр ераклыкта битлегемне салсам, 400 евро штраф салачаклар», — ди. Алар бит бик көчле сакланалар, менә бу битлек режимын гына алыйк. Дистанцияне дә саклыйлар.

Хәзер җирле халык арасында авыручылар юк диярлек, ди дустым. Килгән туристлар аркасында битлек режимы саклана. Ул бит халыктан да тора. Алар башта урамда да битлек киеп йөрделәр. Аны бит прививка белән генә, кибеткә кертмичә генә җиңеп булмый.

Чит илләрнең тәҗрибәсен өйрәнсеннәр иде. Хәзерге көндә авыручылар саны аз булган илләр бар, алардан өйрәнергә вакыт бит инде. Бездә берьяклы гына эш алып баралар да, калган ягы шулай тора.

Дөресен генә әйткәндә, статистикага ышанмыйм да мин. Кирәк вакытта ул катлаулы, кирәкмәсә әйбәт, — Сүрия ханым.

«2020 елның мартында ук вакцина кирәклеген әйттем»

Фатыйх Сибагатуллин, сәясәт эшлеклесе, Дәүләт Думасының элекке депутаты:

Авыручыларның саны кискен арту — вакцинацияне вакытында ясатмау нәтиҗәсе инде ул. Безнең халыкка моны яхшы итеп аңлатып, җиткереп бетерергә кирәк. Менә мин Нурлатта «глава» булсам, бер ай эчендә халыкка вакцинация ясатып бетергән булыр идем. Мин үзем прививка ясаттым инде, хәзер тагын ясатырга җыенам. Антитәнчекләр кимесә, кабат ясатырга кирәк. Ни өчен кабат ясатырга кирәк икәнен халыкка яхшылап аңлатып бетермиләр.

Коронавирус белән вәзгыятьне яхшырту өчен, прививка ясатмаган күпме кеше үлгәнлеген күрсәтергә, аңлатырга кирәк. Кеше белән кешене аралашудан туктатып торып, әзрәк акылга килмәсләрме дигән алым — QR-кодлар кертү.

Чит илләрне күзәтеп торам. Мәсәлән, Германиядә инде моннан 15 көн элек үк вакцинация ясатучылар 68% иде. Хәзер инде 70тән арткандыр. Бездә бит әле 40% та юк. Инде район башлыкларын да сүктем.

Аннары вакцина ясату турындагы кәгазьне сатып алалар икән бит. Бәяләре дә 5 меңнән 23 меңгә кадәр арткан, шулай да сатып алалар, кадатмаска гына булсын.

Халык массакүләм вакцина ясатмыйча коронавирус белән авыручылар кимемәячәк һәм хәлләр яхшы якка үзгәрмәячәк. Мин инде коронавирус башланганда ук - 2020 елның 18 мартында вакцинация кирәклеген сөйләгән идем.

«Безгә 80% коллектив иммунитет кирәк»

Альберт Бикбов, журналист: 

Республикабызда авыручылар саны артуы бик күп факторларның бер урында кисешүе белән бәйле. Беренче чиратта, безнең республиканың, бигрәк тә Казанның уку-укыту үзәге булуын онытырга ярамый. Ул төрле төбәк студентларын үзенә җәлеп итеп тора. Шуңа бәйле рәвештә көз көне студентлар, бик күп яшьләр килә. Мәсәлән, бер КФУда гына да 9-10 мең чит ил студенты укый. Бу очракта инфекцияләр дә күбәя, алар үзләре белән төрле авырулар, хәтта коронавирусның яңа штаммнарын алып килүләре дә ихтимал.

Икенчедән, безнең республикабызда бик күп төрле төзелеш эшләре бара. Анда бик күп иммигрантлар эшли, алар, үз чиратында, шулай ук коронавирусның яңа штаммнарын алып килүче, таратучылар булып тора.

Өченчедән, халыкның картаюын да исәптән чыгарырга ярамый. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәре халкы да инде картая бару чорына керде. Билгеле булганча, олы яшьтәгеләр авыруны авыррак кичерә. Күбесенең прививкага каршы йогынтысы бар.

QR-код — начар карар. Ләкин локдаун аннан да начаррак. QR-кодлар әзме-күпме рестораннарга, сәүдә үзәкләренә, шул ук кече бизнеска эшләргә мөмкинлек бирә. Бөтенебез өйләребездә бикләнсәк, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш кимиячәк.

Барысы да сентябрьдән башланды бит. Шул вакытта ук мәктәп укучылары һәм студентлар дистантка күчерелсә, минемчә, хәзер авыручылар саны артуның мондый зур күтәрелешен күрмәс идек. Балалар авыруны йоктыралар, аны өйгә әти-әниләре, әби-бабайларына янына алып кайталар. Мәктәп һәм югары уку йортлары үзләренә күрә бер коронавирус авыруы йоктыруның бер төене булып тора. Дистант кертү нәтиҗәлерәк булыр иде. Дөрес, бу очракта уку сыйфаты төшә. Бер-ике айга дистант рәвештә укуга чыдасак, аннары вакцинация ясау яхшы нәтиҗәләр бирер иде. QR-код нәтиҗәсе кечкенә булачак.

Россия кеше үлеме буенча статистикада рекорд куя. Авыручылар саны буенча да илебез лидерлар рәтендә. Мәсәлән, Америкада вакцинацияне инде 60%ка якын кеше үткән. Аларда үлүчеләр дә азрак. Вакцинация үтүчеләрнең саны арткан саен, үлүчеләр саны да кими. Чит илләрдә дә вакцинага каршы булучылар бар, ләкин шулай булуга карамастан, анда вакцина ясатучылар күп. 

Коллектив иммунитеты югары булган илләр әкренләп чикләүләрне дә бетерәләр. Телевизордан күрсәтелә торган футбол репортажларын гына алсак та. Стадион тулы халык, битлекләр юк. Тормыш әкренләп элеккеге хәленә кайта бара. Без моңа коллектив иммунитет 80% булганда гына ирешә алачакбыз.