Татарстанның баш онкологы сәламәтлек серләрен ачты - ничек яман шеш белән авырмаска?

Күпләр яман шеш белән авырудан курка, әмма авыру куркынычын 30 процентка кадәр киметергә ярдәм итә торган киңәшләр бар. Сәламәтлек рецепты нинди, яман шешнең симптомнары бармы? Бу хакта «Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов сөйләде.

Татарстанда яшәүче һәр 34нче кеше яман шеш белән авырый

Татарстанда онкология белән авыручылар статистикасы нинди?

Соңгы елларда Татарстанда, Россиядә, дөньяда яман шеш белән авыручылар саны өзлексез үсә. Әмма быел пандемия һәм карантин чаралары аркасында яман шеш очракларын ачыклау кимеде. Узган ел белән чагыштырганда, онкология хезмәтенә килгән һәм яман шеш диагнозы расланган пациентлар ике мең кешегә азрак.

Ләкин авыру беркая да юкка чыкмады, бары тик кешеләр сәламәтлек саклау системасына барып кына җитә алмыйлар. Ягъни, аларны башлангыч стадияләрдә табу мөмкин түгел, алар авыру азгач, авыр хәлдә килә, ә бу вакытта инде ярдәм итү күпкә авыррак була.

Бүген Татарстан Республикасында яшәүче һәр 34нче кеше яман шеш белән авырый. 25 процент очракта пациентлар авыру азгач — дүртенче стадиядә генә килә, бу вакытта сәламәтлек саклау системасы бик аз гына ярдәм итә ала.  

Әгәр сәламәт булырга телисең икән, билгеле бер кагыйдәләрне үтисе. Аларны белү генә түгел, бу белемнәргә таянып эш итә дә белергә кирәк.

Яман шеш очракларының өчтән берен булдырмый калырга мөмкин

Яман шеш белән авырмас өчен берничә киңәш бирегез әле.

Яман шеш барлыкка килү куркынычын киметү өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк. Сүз уңаеннан, алар башка бик күп төрле чирләргә, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин авыруларга да туры килә.

Тәмәке тарту турында кем генә белми икән?.. Тәмәке тартуның зыянлы икәнен бөтен кеше дә белә. Яман шеш булганда тәмәке тарту 16 төрдәге рак килеп чыгуына тәэсир итә. Кирәгеннән артык алкоголь куллануны авыз куышлыгы, ашказаны-эчәклек тракты һәм бугаз яман шеше китереп чыгарырга мөмкин. Артык авырлык та начар, үз авырлыгыңны контрольдә тотарга кирәк. Рациональ туклану, тәмәке тартмау, алкоголь эчмәү — сәламәт булу өчен болар да бик мөһим.

Моннан тыш, көненә кимендә 30 минут физик активлык белән шөгыльләнүгә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук ачык тән белән кояшта озак булырга ярамый. Әгәр эш урынында һөнәри зыян бар икән - куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Өйдә көнкүреш химиясе кулланганда да сак булу зарур, яман шеш алды патологияләрен вакытында ачыклау мөһим.

Шушы кагыйдәләрне үтәп кенә дә теләсә нинди яман шеш барлыкка килү куркынычын 30 процентка киметергә була.

Ә кеше даими рәвештә тикшеренеп тора яки Татарстанда профилактик тикшерүләр, диспансеризацияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган яман шеш скринингы программаларында катнаша икән, авыру ачыкланса да, 70 проценты беренче-икенче стадияләрдә ачыклана. Димәк, моны нәтиҗәле дәвалап була дигән сүз. Бу очракта тулысынча дәвалап бетерү турында да сөйләргә була.

Мондый скрининг тикшеренүләре күкрәк бизе, аналык муентыгы, тире, авыз куышлыгы, мәни бизе, туры һәм ураучы эчәк яман шешләрен башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Болар яман шешнең нозологик формалары һәм алар барлык яман шеш очракларының 50 проценттан күбрәген тәшкил итә.

«Әгәр берәр туганымда онкология булса, мин дә авырыйммы?»

Яман шеш һәрвакытта да нәселдән күчәме?

Юк, әмма, һичшиксез генетик фактор бар. Билгеле бер генетик синдромнар була һәм алар булганда яман шеш еш барлыкка килә. Бу кайбер геннарның мутациясе аркылы күренә. Теге яки бу синдром гаиләдәге берәр кешедә була икән, бу сагайтырга тиеш, шулай ук скрининг программаларын иртәрәк узарга кирәк.

Мәсәлән, сөт бизе яман шеше скринингын, гадәттә, 45 яшьтән башлап узарга киңәш итәбез, ләкин нәселдәге хатын-кызларда — әбидә, әнидә, апаларда бу авыру булган һәм геннар мутациясе расланган икән, хатын-кызлар өчен бу программага 35-40 яшьтән керергә тәкъдим итәбез.

 Иртә диагностикадан тыш, риск төркемендәге пациентлар нәрсә тагын эшләргә тиеш?

Монда да без алдарак әйткән сәламәт яшәү кагыйдәләре. Бу тормыш һәм бәхет өчен гомуми кагыйдәләр: әгәр кеше бәхетле икән, авыру иярми.

Димәк, сез моңсу кешеләр сырхауханәсендә эшлисез булып чыга инде?

 Шулай дияргә була. Хәтта моңсу да түгел, ә шушы сәламәт яшәү кагыйдәләрен үз тормышына кертеп җибәрә алмау һәм скрининг программаларын узмау аркасында шушындый нәтиҗәләр белән очрашкан кешеләр.

Әлбәттә, моңсулык, курку, нәфрәт хисләре кешегә сәламәтлек өстәми. Без физик сәламәтлек турында сөйләп күнеккән, ә психологик сәламәтлек турында беркем дә уйламый, ә болар үзара бик нык бәйләнгән. Кешенең психик, рухи гигиенасы турында һичшиксез уйларга һәм моны вакытында төзәтергә кирәк. Физик йөкләнеш көн дәвамында җыелып килгән негатив хис-тойгылардан арынырга ярдәм итә дә инде.

Һәр төр онкологиянең билгеләре — төрле

Яман шешнең билгеләре нинди? Татарстанда иң еш күзәтелә торган яман шешләрнең билгеләрен атап китсәгез иде.

Дөресен генә әйткәндә, яман шеш (злокачественные новообразования) — җыелма төшенчә ул. Аларның йөздән артык төре бар, алар Авыруларның халыкара классификациясендә кодификацияләнә. Һәр төрнең үзенә генә хас билгеләре бар. Кагыйдә буларак, берсенеке икенчесенә туры килми.

Әгәр тире яман шешен алсак, тиредәге әлеге шешләр җәрәхәтле дә, җәрәхәтсез дә, пигментлы һәм пигментсыз булырга, канарга һәм канамаска мөмкин.

Туры һәм ураучы эчәк яман шеше булганда, озакка сузылган диарея була яки киресенчә эч ката, тизәкнең формасы үзгәрергә, аның белән кан яки лайла чыгарга мөмкин.

Әйтик, үпкә яман шеше булганда ютәл, канлы какырык чыгарга, тын кысылырга мөмкин.

Ашказанында ямаш шеш булганда күңел болгана, костыра, ашаганда һәм ашаганнан соң дискомфорт була, тизәк кара төскә керә, гәүдәнең эпигастраль өлеше авырта.

Чынлыкта исә, симптомнар бик күп һәм аларның барысын да санап чыгу, бигрәк тә хәтердә тоту мәгънәсезлек. Берәр төрле симптом булганда, кеше табиб белән киңәшергә тиеш. Шулай ук сәламәтлек саклау системасы бернинди симптомнары булмаган пациентлар белән эшләргә өйрәнде. Кешегә уйлыйсы һәм шикләнәсе юк, ә бары тик диспансеризация узарга һәм симптомсыз стадиядә яман шеш булмаганын белергә генә кирәк.

«Онкологлардан куркырга кирәкми»

Үз күзәтүләремнән чыгып әйтә алам, кешеләр башкасына караганда, «онкология» диагнозын ишетергә курка. Бу ни өчен шулай?

Беренче чиратта, кешедә яман шеш ачыкланса, билгесезлек хисе барлыкка килә, ә теләсә нинди билгесезлек курку, шикләнү, үз-үзеңә, иртәгәсе көнгә, тирә-юньдәге кешеләргә ышанмау хисе уята. Без моны быелгы пандемия чорында бик яхшы аңладык. Һәм әлбәттә, кеше кая мөрәҗәгать итәргә белми.

Авырып китсәк, без хастаханәгә барабыз, ләкин яман шеш тә шундый ук авыру, бары тик озак вакыт дәвамында бу авыруның фаҗига булуы һәм дәваланмау ореолы формалашты.

Күпмедер дәрәҗәдә бу шулай, әлеге авыру — фаҗига. Әмма белемнәр һәм сәламәтлек саклау системасының, кешенең үзенең гамәлләре бу авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга, дәваларга, ә дәвалап булмаган очракта озак дәвам итәчәк хроник авыруга әйләндерү мөмкинлеге бирә.

Онкологлар кулына эләгүдән куркырга кирәкми, алар чик сакчылары кебек. Сез бу мәкерле авыру белән йөзгә-йөз очрашкач, алар сезнең сәламәтлек сагында тора. Әмма яман шешне үзеңнең гамьсезлек аркасында белми калудан куркырга кирәк.