«Хастаханәләр шыгрым тулы, дару чикле, кешеләр үлеп тора» | intertat.tatar

«Хастаханәләр шыгрым тулы, дару чикле, кешеләр үлеп тора»

Коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланды? Хәзерге вакытта Казан хастаханәләрендә нинди хәл? «Спутник» кадатучылар вирусны башка төр вакцина ясатучыларга караганда җиңелрәк кичерәме? Чирне авырдан кичерүчеләрнең күпмесе вакцинасыз? Казанда эшләүче медицина хезмәткәре сөйләгәннәрне «Снег» басмасы бастырып чыгарды.

 «Хәзер бөтенләй авыр чак»

Чынлыкта, әлеге дулкын июнь уртасында башланды: ул вакытта кинәт кенә авыручылар артты, барлык коронавирус госпитальләрендә эш бермә-бер артты. Моңа кадәр, марттан июньгә кадәр берничә ай тынычрак иде.

Хәзер бөтенләй авыр чак. Көчле күтәрелеш моннан 4-5 атна элек башланды.  Хастаханәдә кеше бик күп ята, пандемиянең хәтта иң критик моментларында да ул кадәр булмады. Мин дәваханәдә 2020 елдан бирле эшлим, шуңа да чагыштырып әйтә алам: бу дулкын алдагыларыннан көчлерәк.

Моның сәбәпләрен мин яңа штаммнарның барлыкка килүеннән күрәм — вирус кызурак һәм агрессивракка әйләнде. Моннан тыш, вакцина кадатучылар бик әз. Өстәвенә, балалар мәктәпкә китте, студентлар югары уку йортларына килде һ.б. Массакүләм чаралар да вирус таралуга үз өлешен кертте. Сентябрь аенда «Профсоюзная» дип аталаган шәһәр фестивалендә халыкның ничек «саклануын» үз күзләрем белән күрдем. Хәтерлим әле, ул чакта: «Менә тагын бер төркем яңа пациентлар», — дип уйлаган идем.

«Әлеге дулкынның тагын бер үзенчәлеге — ковид яшәрде»

Хастаханәләр хәзер шыгрым тулган: безнеке һәм, гомумән, бөтен Казан дәваханәләрендә буш урын юк. Урыннар җитми, шактый авыр пациентларны гына салалар. Уртача авыручыларны госпитализацияләү мөмкин түгел диярлек, бигрәк тә аларда бернинди патология булмаса. Реанимация дә тулы.

Безнең госпитальдә пациентлар саны урыннар санына караганда югарырак. Коридорларда, әлбәттә, беркем дә ятмый — бары резерв урыннарга гына яткыралар. Авыручыларны тизрәк өйләренә чыгарып, шул рәвешле, урыннарны бушатырга тырышабыз. Күбрәк кешене кабул итеп булсын өчен, авыруның хәле аз гына булса да уңай якка үзгәрсә, хастаханәдән чыгарабыз.

Минемчә, иң каты авыртучыларның күпчелеге — вакцина кадатмаган кешеләр. Барлык төр вакциналар да бер үк төрле. Мисал өчен, «Спутник» кадатып хастаханәгә эләккән кешеләр берничә генә. Алар чирне күпкә җиңел кичерә. Башка вакциналылар бераз авыррак.

Бу дулкынның тагын бер үзенчәлеге — ковид бик каты яшәрде. Яше 30дан арткан кешеләр үлә башлады, 40 яшьлекләр бик еш «китә». Узган коронавирус дулкынында иң яшь авыруга 55 яшь иде.

 «Бетмәс стресс, янәшәдә һаман кемдер»

 Коллегаларым, көн саен эшләп, бик арды. Эштән соң гына китү, бетмәс стресс, янәшәдә һәрдаим кем дә булса үлә… Дежурстволарда да авыр — гел нинди дә булса бер авыр хәл килеп чыга.

Госпитальдә авыр хәлдәге авыруларны дәвалау өчен генно-инженерия препаратлары бетте диярлек. Бу хәлне уңай якка үзгәтү турында әлегә бер сүз юк. Июнь аенда без ничек тә булса эшли идек, ә хәзерге хәл әйтеп бетергесез авыр.

Кешеләргә әйтәсе килгән сүзем — вакцина кадатыгыз. Әгәр дә бөтен кеше вакцина ясатса, реанимацияләр шушы кадәр тулмаган булыр иде.

Төрле каналларда йөри торган имеш-мимешләргә ышанмагыз: прививка ясаткан кешенең баласы булмый диючеләр һәм «Спутник» прививкасы ясаткач, башка кешегә вирус йога, дип сөйләүчеләр бик нык ялгыша.

 

 sntat.ru

Алёна Низамова тәрҗемәсе