Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларны коронавирустан ничек саклап була? - психолог киңәшләре

Кызганыч, короновирус балалар арасында да тарала башлады. Өлкән сыйныфта укучылар аеруча күп авырый. Шул уңайдан, яшүсмерләр өчен булдырылган «Спутник V» вакцинасы Мәскәүдә инде тикшерелә башлаган.

news_top_970_100
Балаларны коронавирустан ничек саклап була?  - психолог киңәшләре
Лия Бодрованың шәхси архивыннан

Вакцинаны тикшерү максатыннан, 12 яшьтән 17 яшькәчә 56 яшүсмер егет һәм 43 кыз бала беренче этапта катнашкан. Хәзер икенче этапта катнашырга теләк белдерүчеләр арасында сайлау бара икән. Әгәр вакцина ел азагына кадәр хупланса, алга таба балаларны вакцинацияләү эшен башларга мөмкин булачак.

Әлеге хәбәрне ишетү безне, олыларны, бераз тетрәндереп тә куйды. Чөнки үзебез дә бит әле бу вируска каршы прививканы теләр-теләмәс кенә ясаттык. Арабызда аннан соң икешәр көн урын өстендә ятып, прививканы авыр кичерүчеләр дә булды. Инде балаларга чират җитте. Нишләргә? Ничек сакланырга?

«Ковид белән яшүсмерләр аеруча нык авырый»

Коронавируска каршы прививканы ясатырга кирәклеген Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Светлана Сенёк та раслый.

«Россиядә балалар өчен вакцина булуга, һичшиксез, ясатырга кирәк, — дип белдерде ул. — Хәзер ковид белән авырып алган баланың алга таба үзен ничек тотасын, хәле кайсы якка үзгәрәчәген төгәл әйтеп булмый. Чөнки бу вирус үпкә тамырларыннан кала, баш мие тамырларын да зарарлый».

Светлана Сенёк ковид белән авырган балалар белән һәр көнне очраша, аларны дәвалый.

«Гормональ үзгәрешләр башланган чорда яшүсмерләр аеруча нык авырый, — дип күзәтүләре белән уртаклашты ул. — 13-18 яшьлек егет һәм кызлар авыруны олы яшьтәгеләр кебек үткәрә, аларның үпкәләрендә зур үзгәрешләр күзәтелә. Ковид бүлегендә яңа туган балалар да күп ята. Гадәттә, аларга вирус прививка ясатмаган ата-анадан күчкән була. Авыру сабыйларда җиңел уза. Әмма аларда да алга таба нинди үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин булуын төгәл генә әйтеп булмый». 

«Үзе ресурссыз ата-ана баласын гармониядә яшәргә өйрәтә алмый»

Вируска каршы бердәнбер юл — вакцина булып кала. Әмма аннан кала, шулай ук мөһим булган тагын нинди чаралар бар? Чиргә каршы тагын ничек торып була? Үзебезне, балаларыбызны әлеге афәттән саклау өчен без тагын нишли алабыз? Республика балалар клиник хастаханәсенең клиник психологы Лия Бодрова безгә сәламәт булуга психологик киңәшләрен, серләрен бәйнә-бәйнә аңлатып бирде.

— Бу мәсьәлә буенча сөйләшкәндә, беренчел сау-сәламәт кеше психологиясенә игътибар итик. Сәламәт кеше — эчке кичерешләре гармониядә булган кеше. Аның рухи, эмоциональ, социаль һәм физик яктан эчке структуралары үзара килешеп эшли. Бар ихтыяҗлары үтәлә, кеше үз язмышыннан канәгать, тормышта үз-үзен тыныч тота һәм бәхетле итеп тоя.

Әмма организмдагы системалар арасында дисбаланс та булырга мөмкин. Бу иммун системасы эшчәнлегенә нык зыян китерә. Әгәр кеше нык борчыла, хәсрәтләнә, кайгыра, нервылана икән, авыруга тиз бирешәчәк, чөнки аның ресурс халәте сай.

Балалар ата-ана системасында яшиләр, аның бер өлеше булып торалар. Һәм гаилә әгъзаларында булган һәрбер үзгәрешне үзенә кабул итәләр, олыларны кабатлыйлар. Әгәр ата, ана икесе дә негатив, стресс, курку халәтендә, арган-талган, ресурссыз икән, бала да дисбаланска керә, ул да авырый башлый.

Шуңа күрә үзегезнең эчке халәтегезгә аеруча игътибарлы булыгыз. Ул безгә энергия биреп торсын, вирус белән очрашырга туры килгән очракта, аны җиңел үткәреп җибәрергә мөмкинлек тудырсын.  

— Балалары сау-сәламәт, физик яктан нык булсын өчен ата-ана тагын нинди психологик чаралар кулланырга мөмкин?

— Бала бәхетле, сау-сәламәт булсын өчен ул гаиләдәге җылы мохит, уңышлы тормыш стратегиясен күреп тәрбияләнергә тиеш. Моңа ирешү өчен, әйтүемчә, гаиләнең һәр әгъзасы эчке гармониядә булырга тиеш. Олыларның тормышка сөенеп яшәүләре балада да чагылачак.

Әйтик, иртән мәктәпкә барырга дип уянган бала: «Бүген минем мәктәпкә һич барасым килми. Йокым да туймады, эчем авырта, башым авырта… кәефем юк», — дип күп төрле сәбәп таба. Бу очракта без аның ресурста түгел икәнен аңлыйбыз. Моның сәбәбен ачыклау өчен бала белән сөйләшергә бер-ике минут вакыт табабыз.

Баланы нәрсә борчый? Аңа ничек ярдәм итеп була? Бәлкем иртәнге ашка ботка гына түгел, кәефен күтәреп җибәрү өчен әзрәк шоколад та өстәргәдер? Аннан соң, мәктәптән кайткач, яраткан паркына алып барырга вәгъдә бирергәдер?

Әлеге сөйләшү вакытында булган тон, хис-кичерешләр дә мөһим. Үзләрен тыныч тоткан әти-әниләр балалары белән тыныч сөйләшер. Әнә шулай, баланың эчке халәте тиз рәтләнер, тирә-юнь белән уңай элемтә урнашыр, бала сәламәт булыр, чөнки аның энергиясе бар. Авырып киткән очракта да ул тиз тереләчәк.

Дисгармониядә булган, үзләре ресурссыз өлкәннәр, кызганыч, балаларын гармониядә булырга өйрәтә алмый.

Аннан соң, гаилә эчендә үзара аңлашу мөһим. Балалар белән аралашырга вакыт табыгыз, аны эчке гармониягә ирешү серләренә өйрәтегез. Хәтта сорауларына җавап бирә белмәсәгез дә, сөйләшегез, бергә булыгыз. Бу аңа өстәмә энергия генә бирәчәк, авыр вакытларда үз-үзен тыныч тотарга өйрәтәчәк. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану, физик күнегүләр ясау, саф һавада йөрү, витаминнар куллану һәм башка төрле медицина ягыннан булган киңәшләр сау-сәламәт бала үстерүнең төп нигезе икәнен онытмыйк.

«Бала борчуларын кәгазьгә рәсем ясап күрсәтсен»

— Бала вирус йоктырып, авырып киткән очракта, ата-анага ничек тыныч булып калырга?

— Бала авырып китте, ди. Беренче чиратта, әти-әниләр тыныч булсын. Эчтәге тынгысызлыкны тирән итеп сулап алып, тышка куып чыгарырга кирәк. Балага ничек ярдәм итәргә була, шуны уйларга. Менә берничә киңәш.

1. Баланы кем карар? Аңа терелергә кем ярдәм итәр? Әлеге вазыйфаны үзләре ресурста булган кешеләр генә башкара ала. Чөнки алар баланы төрле яклап энергия белән тәэмин итеп торачак. Сүз монда балага карата булган мәхәббәт турында бара. Яратуыбызны күрсәтер өчен без нишли алабыз? Кочаклап, сөяргә, яратып кына аркасыннан йомшак итеп сыпырырга, бала белән гел янәшә булырга, аның күзе төшәрдәй урыннарда ярата торган әйберләрен тезәргә, әйтик, тизрәк терелсен өчен чәчәкләр куябыз, шарлар кабартып эләбез, тәмле сулар белән сыйлыйбыз.

2. Баладагы ресурсларны тагын ничек тәэмин итеп торырга? Бу баланың соматик халәтенә бәйле. Әгәр аның белән сөйләшергә мөмкин икән, аралашыгыз. Мисал өчен, элек аның ничек авырганы, терелгәне турында сөйләргә була. Үзебезнең ничек авырганыбыз турында, тормышыбызда булган кызыклы хәлләрне сөйләп искә алырга мөмкин. Безгә терелергә нәрсә булышкан, шуны ачыкларга. Әйе, мондый авыр хәлләр булгалый, бу нормаль күренеш, узар, дип баланы өметләндерергә кирәк. 

Әгәр бала белән сөйләшеп булмый икән, ресурсларны аз булса да баету, эмоцияләре артсын өчен аңа мультфильм, видео күрсәтеп алабыз, аудио тыңлатабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Әмма ничек кенә булса да, ата-аналарның балаларына карата булган мәхәббәте беренче чиратта. Калганнары ярдәмгә килүче өстәмә чаралар гына. Шул исәптән, якыннарының мәхәббәтен дә тоеп яшәргә тиеш бала. Хәзерге вакытта баланы якыннары белән видео аша, шалтыратып сөйләштерергә була.

3. Киләсе этапта без терелгәч, кая барырбыз, нәрсә белән шөгыльләнербез, нинди эшләребезне дәвам итәрбез — әнә шул турыда сөйләшәчәкбез. Бала сөенергә, шатланырга тиеш. Инде дисбаланста булган балаларга рәсем ясарга тәкъдим итәр идем. Әйтик, эчендәге бар борчу-хәсрәтне, кайгыны, үзенең хис-кичерешләрен кәгазьдә карандаш беләнме, яки пластилиннан ясап күрсәтсен.

4. Һәм әлбәттә, тереләчәгебезгә ышану көчле булырга тиеш.

— Коронавирус турында балага ничек дөрес итеп аңлатырга?

— Әлбәттә, балаларны социаль тормыштан яшерә алмыйбыз. Хәзер коронавирус безнең тормышыбызның бер өлешен алып тора. Балага аның турында дөрес итеп аңлата торган мультфильмнар да күп. Аларда вирусның организмга ничек тәэсир итүе хакында сөйләнелә.

Ләкин мультфильмны балага күрсәтер алдыннан башта үзегез карап чыгыгыз. Бала әлеге вирусларның инде борынгыдан заманда ук булганын аңларга тиеш. Кешеләр тамак, борын авырулары белән чирләгәннәр һәм терелгәннәр бит.

Әгәр бала бу турыда сораулар бирә икән, димәк, җавапсыз калмаска, сөйләргә кирәк. Рәсем аша, пластилин ярдәмендә күрсәтергә мөмкин. Әйтик, коронавирусны көлкеле итеп ясарга. Болар барысы да алга таба бала үзенең иммун системасын ничек баетып булачагын, нинди витаминнар ашарга кирәклеген һәм авырып киткән очракта, терелү өчен нинди чаралар булуын күреп, аңлап яши башлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100