Ирен күпертү — гасыр тренды: косметологтан киңәшләр

Җәй, эссе, кояш кыздыра. Шушы нурларның биткә зарарлы икәнен белә идегезме? Косметолог Лилия Таһирова «Татар-информ» хәбәрчесенә майлы һәм коры бит тиресен карау, бетчәләр чыгуны туктату, битне тигезләтү һәм башка матурлык серләре турында сөйләде.

«Кояш нурлары тире өчен зарарлы»

Кояшлы көндә хатын-кызларга урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпәләр кияргә кирәк, чөнки кояш нурларының ультрашәмәхә нурлары бит тиресе өчен зарарлы. Җәен халык вакытын күбрәк ачык саф һавада уздырырга тырыша, ультрашәмәхә нурларының йогынтысын шулчак аермачык сизә алабыз. Шуңа күрә тирене саклый торган махсус кремнар сөртергә киңәш итәм, күләгәле урында кызыныгыз.

«Битне сабын белән юмагыз!»

Тиренең төре май бизләренең эшчәнлегеннән тора. Май бизләре күп һәм актив эшләсә, димәк, тире майлы дигән сүз. Әгәр тире аз майланса, аның коры булуы хакында нәтиҗә ясый алабыз. Тәҗрибәле косметологка мөрәҗәгать итсәгез, ул сезгә битегезнең нинди төргә каравы турында сөйләп бирер.

Шулай да, нинди генә төр булмасын, бит тиресен әйбәтләп чистартырга кирәк. Моңа төрле юыну әйберләрен кулланып ирешеп була. Юыну әйберләрен шулай ук битнең төренә карап сайлыйбыз.

Күп кеше битен сабын (исле сабын, кер сабыны) белән генә юа. Сабын куллану бөтенләй дөрес түгел! Агрессив сабыннардан битебез нык зарарлана, аның саклый торган функциясе бозыла. Битне дөрес итеп карау — яшьлекнең һәм матурлыкның дәлиле булып тора.

Әгәр дә тирегез майлы булса, гель, мусс кебек препаратлар куллана аласыз.

Коры тире булганда составында йомшак компонентлы чаралар булышачак.

Бит тиресенең башка тиредән аермасы зур. Бит мускулларының бер ягы тирегә тоташкан һәм һәрбер мимика хәрәкәте җыерчык булып күренә. Без яшәрмибез, олыгаябыз гына…

Һәрвакыт җыерылып торган тире елдан-ел кире элеккеге торышына, ягъни шомару, тигезләнү халәтенә кайтмый. Нәкъ шул очракта косметологлар ярдәмгә килә. Шуның өчен, әгәр дә үзегезне яшь, матур итеп саклыйсыгыз килсә, тәҗрибәле косметологка барыгыз.

Бит тиресе һәм мускуллары аска тартыла бара. Бу очракта массаж яки физик күнегүләр ясау булыша. Яшьтән үк бит тиресен сакларга тырышучылар яшь һәм матур күренүләре белән аерылып тора. Шулай да, косметология чараларын куллану бер дә артык булмас. Төрле битлекләр сөртү, мезотерапия, биоревитализация процедуралары яшь булып калырга мөмкинлек бирә.

Тире белән бәйле мифлар: нәрсә ярый һәм нәрсә зарарлы?

1. Миф: Мицелляр суны юып төшермәү

Күбесе рекламаларда күрсәтелгән мицелляр суны кулланырга ярата. Ул битне бик яхшы чистарта. Төзелешен карасак, анда өслек-актив матдәләр дигән әйберләр бар. Битебезнең саклау функциясе барлыгын әйтеп үткән идек. Шушы компонентлар битебез өчен зарарлы. Аны юып төшерү мәслихәт. Андый мөмкинлек булмаса да, мицелляр судан соң тоник сөртеп алырга кирәк.

2. Миф: Битне юганнан соң тоник һәм крем сөртмәү

Кайбер кешеләр юыну әйберләрен куллану да җитә дип уйлый. Битне юып, чистартканнан соң тоник сөртү — мәҗбүри эш. Бит тиресенең саклау функциясен нормаль дәрәҗәдә тотарга кирәк. Кислота-селте балансы (кислотно-щелочный баланс) организмыбыз өчен мөһим. Тоник белән кулланганда без pH-балансны дөресләтәбез. Димәк, юынабыз, тоник сөртәбез һәм иң ахырдан крем сөртеп куябыз.

Крем табигатьнең төрле тәэсирләреннән саклый. Крем битебезне дымландыра, ямь өстәп җибәрә.

3. Миф: Битлек сөрткәннән соң фатир буйлап йөрү

Маска сөрттем дә, башка эшләрем белән шөгыльләнә алам дип уйлыйлар. Биткә маска сылап куйганнан соң 20 минут булса да ял итеп торсагыз иде. Ул вакытта бит мускуллары да тынычлана, кан йөреше активлаша. Битлектә булган компонентлар тагын да яхшырак тәэсир итәчәк.

4. Миф: Тональ крем сөртү зыянлы түгел

Тональ крем сайлаганда төзелешенә күз салыгыз: «некомедогенный» дигән сүз булырга тиеш. Һәр тональ крем барлык төр тирегә туры килми. Шуңа күрә аны, мәсәлән, бетчәләр чыга торган биткә гел сөртеп торсагыз, битегез бозылачак. Хәтта «некомедогенный» булса да, составында булган силиконлы компонентлар битне пленка сыман каплап, сулатмаячак.

Тире суламаса, кислород кермәсә, тональ крем биттә яшәгән микроорганизмнарга бик яхшы ризык булып тора. Җылы һава торышы да булгач, шушы микроблар биттә рәхәтләнеп үрчи. Күбәеп, битне тагын да начарлата, бетчәләр артуга китерә. Бу очракта минераль кершән кулланырга тәкъдим итәм.

5. Миф: Майлы битне һәрдаим корытып тору

Майлы битне күбрәк корытырга тырышкан саен организмга ныграк басым ясала. Баш миенә: «Минем битем корыды, май җибәрергә кирәк», — дигән сигнал килә. Баш мие май бизләрен тагын да катырак эшкә җигә. Шуңа күрә бит тагын майлана башлый. Бит майланмасын өчен аны дөрес итеп чистартырга, гель һәм мусс кебек препаратлар кулланып торырга кирәк.

Моннан тыш, май бизләрен рәткә китерә торган кремнар сөртү зарур. Аларның төзелешендә цинк кебек микроэлемент булса, бигрәк тә яхшы. Шушы кремнар май бизләренә дөрес эшләргә юнәлеш бирә. Югарыдагы кагыйдәләрне үтәсәгез, нәтиҗәгә ирешеп булачак.

6. Миф: биткә скраб сөртү

Скраб — бик файдалы әйбер. Скраблар иске күзәнәкләрдән арындыра. Яшәү дәверендә тиребез үзеннән-үзе яңартылып тора, кайберәүләрнең иске күзәнәкләре күп җыела. Аны без битебезне тотканда белә алабыз: кайбер урыннары кытыршы, шома түгел. Андый кешенең бите тонык була.

Тик скрабларны еш куллану — начар. Саклау функциясенә зарар килә. Скрабны атнага бер тапкыр сөртү җитә. Бит тирегез юка булса, скрабны ике атнага бер тапкыр кулланыгыз яисә бөтенләй кулланмагыз. Шулай да, скрабларның төзелешенә игътибар итегез. Целлюлоза, үсемлекләрдән алынган компонентлар булса, яхшы.

Скрабның гоммаж дигән төре була. Алар битне ямьләндерә һәм бернинди кызарулар калдырмый. Биткә натураль битлекләр сөртсәгез дә (аллергия булмаса) файдалы булыр, әйтик, бал һәм тоз.

7. Миф: Битне сөлге белән яхшылап сөртү

Битне ышкып сөртергә ярамый. Битне корытканда сөлгене акрын гына тидереп-тидереп, сеңдереп алыгыз. Шул очракта тиредәге саклау функциясе дә зарарланмас, яңа җыерчыклар да барлыкка килмәс.

«Бетчәдән калган эзләрне дә бетерергә мөмкин»

Бетчә чыгу сәбәпләре бихисап. Яшүсмер чакта организм гормоннарының эшләвенә бәйле ул. Ир-ат гормоннары тагын да ныграк эшли башлый һәм май бизләренә йогынты ясый. Әмма битне дөрес итеп чистартмаучылар бар. Бу очракта үзеңнең сөлгеңне, мендәр тышларыңны гына куллану, аларны атнага ике тапкыр алыштырып тору киңәш ителә. Шул рәвешле, бетчәләр чыгарта торган микроорганизмнарның санын киметергә мөмкин.

Бетчә чыгу ашказаны, эчәклек авыруларына бәйле булырга мөмкин. Ул очракта гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар шушы чирләрне табып, дөрес дарулар билгели алачак.

Бетчәне бетерү максатыннан, көзге каршына басып, вакыт уздырып сытарга яратабыз. Бу психологик яктан килә. Бетчә сыткач, алар башка чыкмый дип уйлыйлар. Әмма алар киресенчә үрчи, тарала.

Шуңа күрә бу очракта косметологларга чистарту процедураларына бару файдалы булыр. Косметолог барлык санитария кагыйдәләрен үтәп, битегезне чистартачак. Ул 1,5-2 сәгатьтә сузылырга мөмкин. Чистарту берничә этаптан тора: төрле битлекләрдән, пилингтан һ.б. Дерматолог, косметолог чистартудан соң тиешле дару да язып бирергә тиеш була.

Табибка килдем дә, бер процедура алдым һәм битем тигезләнде, дияргә ярамый. Бу — мөмкин хәл түгел. Иң элек табиб бетчәдән калган эзләренең никадәр тирән икәнен ачыклый. Пациент табиб әйткән барлык киңәшләрне эшләп барырга тиеш.

Эзләрне бетерү өчен пилинг, лазер процедуралары кулланыла. Әмма бар әйбернең дә зарарлы һәм файдалы яклары бар. Лазер белән бары тик тәҗрибәле табиб кына эшли ала, чөнки эзнең тирәнлеген белеп, лазер нурларын дөрес җибәрү дә зур гыйлем сорый.

Мәсәлән, мин махсус төзелешле сыекча кулланам. Мезотерапия дигән процедурада шушы даруларны алып, эзләрнең барлык тирәнлекләренә кадәр төшеп, мускулларга бәйләнгән элемтәләрен өздерәм. Шуннан соң яңа тире үсеп, бетчәдән калган эзләр тигезләнә. Эзләрне бетерү җиңел эш түгел, әмма аны җиңеп чыгарга була. Минем андый пациентларым бар.

Өй шартларында дәваларга киңәш итмим. Битегез бозылачак, эзләр саны артачак. Өйдә генә дәвалану вакытыгызны, акчагызны да нык сарыф итә. Яхшы табиб табып, аңа мөрәҗәгать итү әйбәт. Чистарту процедурасын айга бер тапкыр ясатырга киңәш итәм.

35 яшьтән олы хатын-кызлар өчен: укол кадатып, җыерчыкларны бетереп буламы?

Олыгая башлагач килеп чыккан җыерчыклар эченә гиалурон кислотасын кадап, тутыра алабыз. Бит шул минутта ук шомара, матурая, ун елга яшәрә.

Ботокс кадату да популяр. Бер-ике укол кадау җитә һәм битегез ярты елга матураеп кала дигән сүз. Ул мускулларын ял иттерә, тыныч халәттә калдыра. Укол кадатканнан соң, сөйләшкәндә, хисләрне күрсәткәндә битләрдә мимикалар, җыерчыклар барлыкка килми. Шушы мускуллар хәрәкәтсезләнә. Процедураны ясаганда күз янындагы, маңгайдагы җыерчыкларны бетерәбез.

Косметолог янына ярты елга бер килеп китсәгез, үзегезне яшь, күркәм итеп күрсәтә алачаксыз. Минем янга йөргән кешеләр әлеге процедураны ясатканнан соң үзләрен яхшырак хис итә башлый.

Барлык процедураның минуслары бар, шуңа табиб һәр килгән пациентыннан анамнез җыя. Кил, ят, мин сиңа шуны-шуны эшлим дип кенә булмый. Табиб аның сәламәтлек тарихлары, тормыш рәвеше, аллергияләре һ.б. турында мәгълүмат белән таныша. Шуннан чыгып кына киңәш-тәкъдимнәр биреп була.

Андый уколлар кемгә ярамый соң?

Аллергияле кешеләргә. Аллергия — һәр табиб өчен куркыныч әйбер. Дөресен әйткәндә, табиблар бу хакта сөйләшергә яратмый. Аллаһ сакласын дип кенә торабыз. Шөкер, миндә андый очраклар булмады. Әмма бер кеше дә бернәрсәдән сакланмаган.

Кан, калкансыман биз авырулары булса, әлеге процедура зыянлы.

Хатын-кыз йөкле булганда һәм баланы имезгән чагында бернинди инъекцион процедуралар ясамыйбыз.

Эпилепсия (психиатрия) авырулары. Кешенең гомерендә бер тапкыр булса да өянәге булган икән, кичекмәстән бу хакта табибка әйтергә кирәк. Энә белән кадый башлагач, өянәк булса, табиб өчен дә, пациент өчен дә көтелмәгән хәл булырга мөмкин.

«Иренне күпертү — гасыр тренды»

Ир-атлардан юри генә сорап карасак, алар, иң элек хатын-кызның иреннәренә игътибар итәбез, дип әйтә. Иреннәр хатын-кызның яшен дә билгели.

Өлкәнрәк хатын-кызларның иреннәре өстендә вертикаль җыерчыклары була. Мин аларны яшебезнең «штрих-коды» дип тә атыйм. Шушы җыерчыклар барлыкка килсә, хатын-кыз үзаңында «мин картайдым» дигән нәтиҗә ясый. Шуңа да олы яшьтәге хатын-кызлар иреннәренә коррекция ясатып, үзләрен яшьрәк итеп күрә башлый.

Яшүсмер кызлар да килә. Модага иярергә телиләр. Кайбер очракта андый кызларга юк дип әйтәм, чөнки үзләренең табигый иреннәре матур. Нәрсә генә әйтсәң дә, иренгә кертелә торган гиалурон кислотасы безнең организмга ят әйбер. Кайчак бәхәсләшеп тә алабыз.

Әмма иреннәрнең җитешеп бетмәгән яклары да була. Әйтик, бер ягы астарак, бер ягы өстәрәк булса, аны филлер даруы белән тутырып, дөрес итеп эшләп чыгарга мөмкин. Кайбер пациентларым иреннәрен матурайтканнан соң, шатлыктан елап та җибәрәләр. Кайберләре хәтта иреннәрне рәтләгәннән соң яңа тормыш башланды, диләр. Үзләренә ир табалар, яхшы эшкә урнашалар.

***

Косметологка йөргән кеше үзен икенче төрле хис итә. Миңа килгән пациентлар ял итеп, яшәреп китәләр.

Үзем һәрвакыт ышанычлы, белгән косметологка гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.

Иң мөһиме — кеше үз-үзен яратырга тиеш. Косметологка баруның тагын бер сәбәбе — үз-үзеңне яратырга өйрәнү.