Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева: «Үпкә авырулары үпкәләүдән чыга, диләр»

ТНВ алып баручысы, хәзерге вакытта декрет ялындагы Венера Аитова Инстаграм битендә җырчы Лилия Муллагалиева белән туры эфир оештырды. Үпкә авыруын кичергән кеше буларак, Лилия Муллагалиева үзенең киңәшләрен бирде, чирдән котылу ысуллары хакында сөйләде.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева: «Үпкә авырулары үпкәләүдән чыга, диләр»
Салават Камалетдинов

Лилия ханым, сезгә коронавирус хакында нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

Мин үземне табиб итеп хис итә башладым инде. Күпләр табибка бардык, бронхит язып кайтардылар, дип зарланалар. Һәр кешегә үзенчә килә бу чир. Гадәти салкын тию генә дип уйлаучылар да бар. Табибларның бу очракта катгый рәвештә үзизоляциядә утырыгыз диюләре җитми, минемчә.

Сездә әлеге вирусның нинди билгеләре булды?

Иң беренче билгеләре — тән авырту, хәлсезлек. Аяклар, куллар, терсәкләр, баш авыртты. Баланы да күтәрә алмаслык дәрәҗәгә җиткән идем. Бер-ике көннән борын ис сизми башлады, авызда тәм бетте. Аннан соң температура 39га җитте. Парацетамол белән төшереп тордым. Ютәл башланды, күкрәк әчетә башлады, хәлсезлек дәвам итте. Компьютер томографиясе ясаттым. Үпкәнең 25 %ы зарарланган иде.

Хастаханәгә салу турында сүз булдымы?

Юк, андый тәкъдим булмады. Хастаханәдә урын да юк. Табиб чакырткач, коронавируска тест ясауларын таләп иттем. Тик ул: «Сезнең тест ясарлык билгеләрегез юк», — диде. Пандемиянең башлангыч чорында телевизорлардан бик катгый таләпләр дип күрсәттеләр, авыручыларны ябып куялар дип сөйләделәр, ә хәзер тест ясарга да рөхсәт итмиләр.

Мәсәлән, җизнинең беренче тесты уңай булды. Өстәвенә, анда шикәр диабеты. Температурасы күтәрелгәч, төнлә хастаханәгә алып киттеләр. Тикшерделәр, томография үткәрделәр, үпкәсенең 33 %ы зарарлаган иде. Шуннан кулына кәгазь биргәннәр дә, иртәгә 7нче хастаханәгә килерсез дип, коронавирус белән чирле кешене кайтарып җибәргәннәр. Икенче көнне үз аягы белән хастаханәгә китте. Алты сәгать утырса да, аны хастаханәгә салмадылар. Мин артист буларак, танышларым аркылы да җизнине хастаханәгә сала алмадым.

Ә гади кеше ничек ятарга тиеш, башка сыймый. Чынлыкта, авыручылар бик күп. Матбугатта бирелгән статистикага көлеп кенә карыйм. Көн саен иртәнге 3кә кадәр 200әр кеше белән язышабыз. Чирдән котылу ысуллары хакында сөйләшәбез, киңәшләшәбез.

Үзләрендә әлеге чирнең билгеләрен тоя башлаган кешеләргә нәрсә киңәш итәсез?

Борынга дару салырга, Д һәм С витаминнарын эчәргә. Беренче көннән үк антибиотик эчә башларга. Кан сыегайта торган дарулар эчәргә дә кирәк. Бөтендөнья парацетамолны мактады. Тик ул һәркемгә дә булышмый. Мәсәлән, улым Данилның температурасы 39га күтәрелде, аңа парацетамолның ярдәме тимәде. Ярты шешә уксусны тазга салып, төнге икегә кадәр юындырдым баланы, шулай тән температурасын төшердем. Данил ике көн чирләп алды. Башка балаларымда һәм иремдә әлеге чир күзәтелмәде. Барысына да витаминнар бирдем.

Ирем белән икебез ике катта яшәдек, бер-беребезгә якын килмәдек. Вируслар иярмәсен өчен савытларны нык кайнар су белән генә юдым. Балаларга виферон, анаферон бирдем. Үзем хәзер дә витаминнар эчәм, сарымсак, лимон һәм балдан торган катнашма ясадым. Анысын да күп ашарга ярамый, ашказаны эшчәнлегенә начар йогынты ясавы ихтимал.

Чирләмәгән кешеләргә нәрсә киңәш итәсез, нинди саклану чараларын күрергә кирәк?

Кеше һаман да ышанып бетми. Дустымның әнисе хастаханәдә ятып чыкты. Аңа бер ай буена үзизоляциядә торырга һәм юынмаска киңәш иткәннәр. Душ астында, салкын һавалы җирдә юынырга ярамый. Мунчадан соң да яңадан авырып китүчеләр бар. Битлеккә аракы сиптереп иснәп тору бик файдалы. Бу очракта һәрбер ысулны кулланып карарга кирәк. Вирус берничә сәгать эчендә үлә дигән нәрсәгә ышанмыйм.

Бер чирләгән кешегә кире кайтырга да мөмкин. Температура, ютәл булмаган кешеләрнең дә берничә көннән күкрәкләре әчетә башлый. Томография үткәч, үпкәләренең зарарлануын белеп кайттылар кайбер танышларыбыз.

Бу качып котыла алмаслык чир кешелек дөньясына ни сәбәпле бирелгән дип уйлыйсыз?

Хәзерге вакытта бик күп уйлана башладык. Балалык чорындагы начар уйлар үзеңә кире кайтмый. Акыл кергәч эшләнгән, уйланган күп нәрсәләр үзебезгә кире әйләнеп кайта. Аллаһ Тәгалә тарафыннан сынау итеп кабул итәргә кирәк.

Нинди авыр заманнарда да Сабантуйлар үткәрделәр, ә бүгенге халык җыела алмый. Концерлар куярга рөхсәт итсәләр дә, халык килерме икән? Әлеге чир белән авырган кеше 5-10 меңлек дарулар эчеп интеккәч, кеше янына чыгарга куркып утырмасмы?

Бу чир әле бик озак барыр дип уйлыйм. Хәзер бер нәрсәне дә алдан планлаштырып булмый. Бүгенге көн белән яшәргә, изгелек эшләргә тырышырга, бер-беребезне кичерә белергә кирәк. Традицион булмаган медицина белгечләре үпкә чирләре үпкәләүләрдән, ачу саклаудан килеп чыга дип әйтәләр. Чыннан да, кеше күңеленә һаман нәрсәдер җитми, нәрсәдер тынычлык бирми.

Бүген кешедә начарлык та күп. Дөньякүләм масштабта бигрәк тә. Бу чир вакытында дуслар белән аралашуны туктатмау мөһим, телефон, интернет аша булса да аралашырга кирәк. Үзеңне эмоциональ яктан күтәрергә киңәш итәм. Ис һәм тәм тоймау — бик начар нәрсә. Ул бик авыр, ашаган ризыкны да сизмисең, нашатырь исен дә тоймыйсың. Кеше арттырып сөйлисез дип әйтә. Үзе авырган кеше генә бу авыруның никадәр дәрәҗәдә куркыныч булуына инана. Үзебезне сакларга, чирләмәскә, бирешмәскә кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100