news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Һава торышы»ның алып баручысы Ләйсән Шәрифуллина кызына нинди исем кушканын әйтте

news_top
«Һава торышы»ның алып баручысы Ләйсән Шәрифуллина кызына нинди исем кушканын әйтте
Фото: Ләйсән Шәрифуллинаның аккаунтыннан

«Һава торышы»ның элекке алып баручысы Ләйсән Шәрифуллина «Ирек мәйданы» газетасына гаилә хәлләре турында сөйләгән:

– 22 ноябрьдә беренче тапкыр әни булдым. Хәзер инде без өйдә. Кызыбызның да, үземнең дә хәлебез яхшы. 1нче балалар тудыру йортында килешү нигезендә таптым. Шушы көннәрдә исем куштырдык. Әнием Лилиягә туры китереп, кызыбызга Лея исемен сайладык. Күз тиюдән куркып, кешегә сиздермәскә тырыштым. Бәхет бит тынычлыкны ярата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар