Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һава торышы турында халык сынамышлары хәзер туры киләме?

news_top_970_100
Һава торышы турында халык сынамышлары хәзер туры киләме?

2024 елда «Сретенье көнендә» – 15 февральдә – кар күп яуды. Халык сынамышлары буенча, бу көндә кар яуса, яз озакка сузыла. Әмма ялларда, Власий көнендә (24 февраль) кышны тәмамлый торган суыклар булырга тиеш.

Тик синоптиклар, көннәр җепшетәчәк, дип вәгъдә итә. «Комсомольская правда» сынамышларга ышанырга ярыймы дигән сорау куя.

«Без бөтен халык сынамышларын да тикшереп чыктык, алар халыкныкы бит, аларга ихтирам белән карарга кирәк. Моның бер аңлатмасы бар: әлеге сынамышлар башка экологик һәм климатик чорда барлыкка килгән булырга мөмкин. Алар ул вакытта туры килгәндер, ә хәзер – юк.

Сынамыш нәрсәне аңлата? Бу бер факторның икенчесе белән бәйле булуы (Сретенье көнендә кар булса, яз яңгырлы була). Ләкин мондый гади генә статистик бәйләнешләрне барлыкка китерү өчен инструментарий, күзәтү белешмәләре булырга тиеш. Ә сынамышлар бик күптән барлыкка килгән, ул вакытта әле барометрлар да, термометрлар да булмаган. Термометр бары тик 1725 елда гына барлыкка килә. Сынамышларның фәнни нигезе юк. Аннары Краснодар краенда җылы җәй турында күзаллау үзләренчә, ә Архангельскида үзләренчә булуын әйтеп тә торасы юк», – дип сөйләгән Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100