«Һава торышы аркасында премиясез калгач» – блогер Розалина Гайфуллинадан кызык видео
Уфа блогеры Розалина Гайфуллина «Идел» журналы һәм «Шәп продакшн» проекты оештырган «Иң шәп татар блогерлары-2025» премиясен тапшыру тантанасында катнаша алмаган. Барысына да шул һава торышы һәм юллар начар булу сәбәпче инде. Ләкин блогер, кәефен төшермичә, бу уңайдан кызыклы видео төшереп, язылучыларын көлдергән.
«Чистартыгыз тротуарны! Йөри алмыйм. Чистартыгыз! Кая барыйм, ничек йөрим? Ничек үтим? Тротуар чип-чиста булырга тиеш», – дип сөйләнә ул, урам уртасына басып.
Нәкъ шушы халәт иде соңгы 2 көндә, – дип дәвам иткән сторисларында Розалина. – Юллар начар булганга, Казанга барырга җөрьәт итмәдек. Күп блогерлар бара алмадылар. Язылучыларым да яза, юлга чыккан кешеләр икешәр-өчәр сәгать «бөке»ләрдә утырып кайтканнар, – ди ул.
Розалина «Ел хайпы» номинациясендә беренче урын яулаган.