Һава-космос көчләре Афзалов кулында: Суровикин урынына килгән Виктор Мусавир улы кем ул?
Россия Һава-космос көчләренең (ВКС) баш командиры итеп Виктор Афзалов билгеләнде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Виктор Мусавирович турында берникадәр мәгълүмат тапты, тик алар бер-берсенә каршы килә.
Афзалов инде күптән баш командир вазыйфасын үтәгән
Сергей Суровикин Россия Һава-космос көчләренең баш командиры вазыйфасыннан азат ителде. Аның эшен вакытлыча ВКС Баш штабы башлыгы генерал-полковник Виктор Афзалов башкара. Әлеге хәбәр тиз арада матбугат чараларында таралып өлгерде. Башка чыганаклар хәбәр иткәнчә, Суровикин Саклану министрлыгында башка вазыйфада калачак.
Шунысы кызык, Виктор Афзалов ВКС баш командиры вазыйфасын үтәгән булган. Бу вакытта «генерал Армагеддон» дип аталучы Сергей Суровикин махсус операция зонасында берләшкән гаскәрләр һәм көчләр төркеме белән җитәкчелек иткән. Әлегә Афзалов бу урында даими рәвештә калачакмы, юкмы икәнлеге аңлашылып бетми. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәрби эксперт һәм һава сакланышы музее директоры Юрий Кнутов белдергәнчә, Афзалов инде күптән ВКС баш командиры функцияләрен башкара.
«Афзалов инде күп айлар баш командующий вазифасын башкара, шуңа монда бернинди рокировка да юк. Де-факто булган хәлләрне юридик рәсмиләштерү генә булды», – дип белдерде Кнутов.
Кем ул Виктор Мусавир улы Афзалов?
Виктор Мусавирович Афзалов – бик кызыклы шәхес. Кайбер чыганаклар буенча, ул Татарстан белән дә бәйле, монда туганнары да бар. Авзалов 1968 елның 9 июнендә туган. Ачык чыганакларда аның туган урыны күрсәтелмәгән. Ул интервьюлар бирергә яратмый, гаилә хәле дә билгеле түгел. Исеме – русча, фамилиясе – татарча: бу әлегә билгеле бөтен мәгълүмат.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты берникадәр мәгълүмат тапты, тик алар бер-берсенә каршы килә.
Россия ВВСның махсус билгеләнештәге командованиесе зенит-ракета гаскәрләренең элеккеге башлыгы Сергей Хатылев хәбәр иткәнчә, Афзалов чыгышы буенча кырым татары булырга тиеш.
«Больше, чем факт» Телеграм каналы язуынча, ВКСның баш командирының хатыны Анна Афзалова, чыгышы белән Украинадан, имеш.
Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә Виктор Афзаловның республикабызда туганнары яши, диелә. ВКСның яңа башлыгы Мәскәүдә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы рәсми булмаган Офицерлар клубы әгъзасы булып тора.
1989 елда Афзаловның Санкт-Петербург янындагы Пушкин шәһәрендә (Царское Село) ПВО радиоэлектроникасының Пушкин югары хәрби училищесын тәмамлавы билгеле. 2000 елда югары белемне ПВО хәрби университетында ала. 2010 елда РФ Кораллы көчләре Генераль штабы академиясен тәмамлый.
Афзалов – үз эшенең остасы
Афзалов ракета дивизионнары белән командалык итә. 2017 елда Көнчыгыш хәрби округының ВВС һәм ПВО армиясе командиры вазыйфасына билгеләнә. 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин Виктор Афзаловка генерал-полковник дәрәҗәсен бирә.
«ВКСның баш командующиеның ПВО белән идарә итү тәҗрибәсе дә бар, һәм мөгаен, ул авиация башлыгы да булырга тиеш. ВКС главкомы эшендә иң катлаулысы – илнең бөтен авиация системасын куллану. Мин Афзаловны туры килми, дип әйтмим. Юк, киресенчә, ул бу эшне күптән эшли һәм үз эшен яхшы башкара. Мин киләчәктә бу Һава-космос берләшмәсенә хәрби авиация белән идарә итүдә бай тәҗрибәгә ия булган очучыны билгеләү яхшы булыр, дип әйтәм», – дип саный Хатылев.
Хәбәрнең икенче яртысы да игътибарга лаек: Сергей Суровикинны вазыйфасыннан азат итү. Заманында аны «Путин любимчыгы» дип атыйлар иде. Ул үзенең карьерасын Чечняда ясый. 2017 елда ВКСның баш командующие итеп билгеләнә.
Суровикинга бәйле хәбәрләр 2023 елның 23 июнь төнендә, ЧВК «Вагнер» Ростовка килеп җиткәч үзгәрә башлый. «Пригожин белән булган мөгамәләләре дә тискәре йогынты ясый ала. Ләкин тагын бер тапкыр әйтәм, аның белемен һәм хәрби операцияләр үткәрү тәҗрибәсен исәпкә алып, ул әле бер генә тапкыр кирәк булмаячак», – ди Кнутов.