Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынының ике кулын да балта белән чабып өзгән ирне хөкем итәләр

Мәскәү өлкәсе Серпухов шәһәрендә яшәүче Дмитрий Грачев белән Маргарита 2012 елда өйләнешә, аларның ике балалары бар. Былтыр көз ул, көнләшеп, хатынын урманга алып чыга һәм ике кулын да чабып өзә. Алар бу вакытта аерылышу чигендә була инде. Ир хатынын башка кеше янына китүдә һәм балаларсыз калдыруда гаепли.

news_top_970_100
Хатынының ике кулын да балта белән чабып өзгән ирне хөкем итәләр
Дмитрийның бу җинаяте күпне күргән криминалистларны да гаҗәпкә калдыра. Ул бу җинаятьне озакка суза - башта хатынының бер кулындагы бармакларының буыннарын берәм-берәм чаба, аннары кул чугын чабып өзә. Аннары икенче кулы белән дә шуны ук эшли. Ул хатыныннан "сине ташлап китмим" дип әйттерергә тели, әмма хатын бу сүзне әйтми. Бу газап бер сәгатькә сузыла. Аннары ул хатынын хастаханәгә алып килә һәм полициягә бирелә. 

Дмитрий кәгазь тартмада хатынының чабылган бармакларын һәм кул чугын алып килгән була. Маргаританың бер кулын яңадан тегә алалар, әмма икенче кул чугы урынына протез куярга туры килә. 

Бу операцияне башкарган табиб, үзе һәм коллегалары эше белән горурланып, Маргаританың кулы фотосын инстаграмына урнаштырган.


Дмитрий өч маддә буенча хөкем ителә. Ул кеше гомеренә куркыныч тудыру маддәсен үз өстенә алган, әмма "кешене ирегеннән мәхрүм итү"дә гаепләүне кире кага.


Маргарита турында Малахов та тапшыру әзерләгән иде.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100