Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынына хыянәт иткән өчен, дөнья чемпионын дисквалификацияләгәннәр

Дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган Япония йөзүчесе Дайя Сето 2015 елда Казанда узган чемпионатта да җиңгән иде.

news_top_970_100

Дүрт тапкыр дөнья чемпионы, Япония йөзүче Дайя Сето быел ел азагына кадәр Япония федерациясе уздыра торган ярышлардан читләштерелгән. Ул хатынына хыянәт иткән өчен дисквалификацияләнә. Дайя Сето 2015 елда Казандагы ярышта да чемпион булган иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

2020 елның сентябре азагында Токиода папарацци Япониянең йөзү буенча җыелма командасы капитанын фотога төшерә. Биредә спортчы парковкада машинасына кыска итәкле кызны утырта. Аннары алар кунакханәгә бара, биредә сәгать ярым булалар. Фотосурәтләрне матбугат чаралары тарата. Аннары Сето гаебен таный.

Спортчы гамәле өчен гафу үтенә. Әлеге җәнҗалдан соң зур спонсорлар аның белән килешүне өзә. Сето ел азагына кадәр халыкара һәм Япониядә уза торган ярышлардан читләштерелә. Сето 2021 елда Токиода узачак олимпиадада катнаша алачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100