Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынын үлде дип уйлаган ир борчылудан үзе вафат булган

Хатыны мунчадан озак чыкмый торгач, ире аны үлде дип уйлаган.

news_top_970_100
Хатынын үлде дип уйлаган ир борчылудан үзе вафат булган
https://pixabay.com

Самара өлкәсенең Подвалье авылында бер ир-ат вафат булган. Ул хатыны үлә дип уйлаган, шуңа борчылган һәм үзе дә үлеп киткән. Бу турыда КТВ-Луч сайты хәбәр итте.

Авыл халкы сүзләренчә, 54 яшьлек хатынга ашыгыч ярдәм чакыралар. Ул мунчага кереп киткән һәм озак чыкмый торган булган. Борчуга калган ире мунча ишеген ачып карый. Ул хатынының аңсыз ятуын күреп ала. Ир бик каты борчыла, ул хатыны ис тиеп үлгән дип уйлый.

Ир ашыгыч ярдәмгә шалтырата, хатынының хәле китүен әйтергә өлгерә. Аннары егыла да үлеп китә.

Ир-ат моңа кадәр инфаркт кичергән булган.

Ашыгыч ярдәм килә, хатынга табиблар ярдәм итә, ул исән кала. Ә ирен коткара алмыйлар.

«Безнең кырык еллык тәҗрибәдә бу беренче шундый очрак», — дип сөйләгән сайтның экстрен хезмәтләрдәге чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100