Хатынын кыйнап үтергән Россия актерын 11 елга төрмәгә утырттылар
Актер хатынына кимендә 69 мәртәбә каты әйбер белән суккан.
Константин Кордо-Сысоевны хатынын үтергән өчен 11 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип яза РИА Новости.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, ул 2016 елда хатынының башына һәм кулларына кимендә 69 тапкыр каты предмет белән суккан. Хатын алган җәрәхәтләреннән үлгән.
Актер "Литейный", "Гастролеры»." кебек фильмнарда уйнаган иде, дип "Татар-информ".