news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатынын кимсеткән өчен, улы атасын үтергән

Хәл Чистай районында булган, дип хәбәр итә республика прокуратурасының матбугат хезмәте.

news_top
Хатынын кимсеткән өчен, улы атасын үтергән
Чистай суды атасын үтергән 31 яшьлек ир-атны җиде елга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Фаҗига быел 6 июль көнне Чистайның Борнаш авылында килеп чыга. Хәмер эчеп утырган ата белән ул эләгешеп китәләр һәм бер-берсен буа башлыйлар. Улы әтисен терсәге белән басып, башына һәм тәненә суга. Алган җәрәхәтләрдән әти кеше җан бирә.

Улы гаебен тулысынча таныган. Ачыкланганча, низаг атаның килене турында әйткән кимсетүле сүзләреннән соң башланган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар