news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатынын, ике нәни кызчыгын һәлакәттә югалткан Татарстан кешесен төрмәгә утырттылар

Узган елның көзендә "Пермь-Березники" юлында Татарстаннан баручы күп балалы гаилә машинасы һәлакәткә очраган иде.

news_top
Хатынын, ике нәни кызчыгын һәлакәттә югалткан Татарстан кешесен төрмәгә утырттылар

Аларның Пермь өлкәсенә җир кишәрлеге карарга барулары булган. Казаннан чыккан "Geely Emgrand"  "УАЗ"га бәрелгән. Нәтиҗәдә 28 яшьлек хатын, 6 һәм 8 яшьлек ике кызчык һәлак булган иде.

Исән калган гаилә башлыгына карата җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр машинанда җәйге резина булуын ачыклаган. 

Хөкем карары буена, хатыны, ике баласы һәлак булган авария ясаган ирне 4 ел 3 айга колония-поселениега озаттылар.

Бу турыда "Вести Камаза" сайты хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар