Хатынын абыйсы белән тоткан ир икесен дә үтергән - видео
Башкортстанда яшәүче 53 яшьлек ир туганын һәм хатынын көнләшеп үтерүен әйткән.
3 ноябрь кичендә Башкортстанда яшәүче 53 яшьлек ир 65 яшьлек абыйсын һәм 44 яшьлек хатынын үз фатирында тота. Ул карабиннан башта хатынын, аннары качып котылмакчы булган абыйсын атып үтерә. Аннары ул, полициягә шалтырата.
Җинаятьтә гаепләнүче кулга алына, ул ике кешене үтерүдә гаепләнә.
gtrk.tv каналы фаҗига булган урындагы коточкыч кадрларны күрсәткән.