Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хатынымның мәетен бирегез": Табиб-патологоанатом моргта җәнҗал чыгарган ир-атка пистолеттан аткан

"Хатынымның мәетен бирегез": Табиб-патологоанатом моргта җәнҗал чыгарган ир-атка пистолеттан аткан

news_top_970_100
"Хатынымның мәетен бирегез": Табиб-патологоанатом моргта җәнҗал чыгарган ир-атка пистолеттан аткан
Башкортстанның Белорет районында табиб-патологоанатом моргка килгән исерек ир-атка карата ату коралы кулланган. Әлеге ир-ат моргка килеп, хатынының мәетен бирүне таләп иткән булган. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

Вакыйга Белорет район үзәк хастаханәсенең паталогоанатомия бүлегендә була.

"Вести-Башкортостан" тапшыруының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, паталогоанатомия бүлеген җитәкләгән 56 яшьлек табиб фаҗигадән соң шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 50 яшьлек исерек ир-атның бүлеккә килеп җәнҗал чыгаруын сөйли. Аның сүзләренчә, исерек ир-ат берничә көн элек үлгән хатынының мәетен бирүне таләп итә.

Җәнҗал вакытында медик травматик пистолетын куллана. Башлангыч мәгълүматлар буенча, табиб өч тапкыр ата. Яраланган ир-атны хастаханәгә алып китәләр. Аңа медицина ярдәме күрсәтәләр. Хәзер бу вакыйганы хокук саклау органы хезмәткәрләре тикшерә.

Эчке эшләр министрлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма биргән. Ведомство матбугат хезмәте белешмәсе буенча, Белорет районында яшәүче исерек ир-ат 26 июльдә моргка килә. Ул җәнҗал чыгара. Табибларның берсе бу ир-атны тынычландырмакчы була. Ләкин исерек ир-ат үзен агрессив тота, кисәтүгә игътибар итми. Шуннан соң табиб үзенең травматик пистолетын куллана. Яраланган ир-ат медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә.

"Хәзерге вакытта тикшерү бара. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", - дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Белорет районы үзәк хастаханәсе баш табибы Евгений Кустов бу вакыйга турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә аңлатма биргән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

"Узган җомгада моргка өч ир-ат килә. Аларның ни таләп иткәнен аңлау кыен - өч ир-ат та исерек була. Авырлык белән генә булса да, аларның берсенең хатынының мәетен алырга килүе аңлашыла. Ләкин аның үзе белән документлары булмый. Мәрхүмә хатын бу ир-ат белән инде күптән бергә яшәмәгән. Мәрхүмәнең балалары тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерде, алар шушы көнне мәетне алып китәргә тиеш иде.

Бинадан чыгып китүне таләп иткәч, бу өч ир-ат сугыша башлый. Дебоширларны көч-хәл белән чыгарып җибәрәләр. Ләкин бераздан мәрхүмәнең элеккеге ире кабат әйләнеп керә. Ул адекват халәттә булмый, шәфкать туташларына яный. Әгәр бүлектәге бердәнбер ир-ат бокс буенча чемпион булса, бәлки ул котырган ир-атны тынычландыра алган да булыр иде. Ләкин доктор бөтенләй башка өлкәдә профессионал. Ул үз-үзен яклау һәм куркып калган хатын-кызларга ярдәм итү өчен травматик пистолет кулланган һәм һөҗүм итүченең аягына аткан.

Шуннан соң доктор полициягә хәбәр иткән. Әле генә үзләрен үтерү белән янаган кешеләр тынычланган хулиганга ярдәм күрсәткән. Шуннан соң ир-атны өенә кайтарып җибәргәннәр", - дип язган Кустов.

"Шуны аңлатасым килә: травматик пистолет - кул коралы, гадәттә ул зур булмаган ераклыкта (3-5 метрга кадәр) үз-үзеңне яклау өчен кулланыла. Закон бу коралны "үзең булган урында" сакларга рөхсәт итә. Ягъни "травматны" сейфка яки шкафка бикләп, эштә калдырырга ярый. һәм, әйе, докторның рөхсәте дә бар. Доктор дөрес эшләгәнме, әллә юкмы - бу турыда шәфкать туташларының ирләреннән сорагыз. Доктор хатын-кызларны исерек ир-аттан якларга тиеш идеме икән", - дип өстәгән район үзәк хастаханәсе баш табибы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100