Хатынымның хыянәтен кичерә алмыйм…
Мин зур гаиләдә туып-үстем. Олы абыем өйләнгән иде. Хатыны үзеннән яшьрәк, чибәр һәм мин абыйдан ак көнләшү белән көнләштем.
Соңыннан аларның ике уллары туды, аларның бәхете өчен ихлас шат идем. Әмма тормышта гел ал да гөл бармый шул, бәхетләре бик кыска булды. Абый ялкынсынудан вафат булды, аңа табиблар дөрес диагноз куймаган иде.
Мин абыйның тол хатынына, ятим калган ике кечкенә баласына төрлечә ярдәм иттем. Абый үлгәч, балаларны һәм Илсөяне үзем янына башка шәһәргә алып китәргәме әллә дигән уйлар да килде. Әмма туганлык җепләре болай эшләргә ирек бирмәде. Өч ел дәвамында мин алар янына кайтып йөрдем, Илсөяне берәр яхшы ир-ат белән таныштырырга тырышып карадым. Әмма никтер барып чыкмады. Соңыннан аның Илдар исемле бер егет белән танышканын белдем, башта Илсөя өчен куандым дип уйлаган идем.
Әмма ике елдан соң аларның аралары бозылды. Еш ачуланыша башладылар, теге егет эчә башлады. Ул вакытта абыйның олы улы Әнвәргә 18 яшь тулды һәм аның әтисеннән калган машинасы бар иде. Әнвәр бу машинаны әтисенең төсе итеп, кадерләп саклады.
Ә берсендә Илдар исерек килеш рульгә утырган, ә Әнвәр аны үзен генә җибәрергә теләмичә, күз-колак булырга теләп янына утырып барган. Алар авариягә эләкте… Теге исерекнең тырналган җире дә юк иде, ә 18 яшьлек егет хастаханәдә вафат булды… Ул йөргән кызы белән күптән түгел генә никах укыткан иде, кызы йөкле булып калды…
Бу минем өчен шок булды. Бу фаҗигадән соң читтән генә карап тора алмый идем инде. Абыйның икенче улы Динар белән мондый куркыныч хәлләр килеп чыгуына юл куярга теләмәдем.
Илсөянең өзгәләнүен, газаплануын күрү җанымны яндырды. Ул миңа бик ошый иде һәм ничә еллардан соң аңа тәкъдим ясадым, үзем янына башка шәһәргә алып киттем.
Абыемның гаиләсе минеке булуына бик бәхетле идем. Минем гаиләдә дә барысы да моңа шатланды. Минем бу адымны хупладылар гына.
Озакламый безнең улыбыз туды. Илсөя олы улын югалту ачысын шулай басарга теләгәндер дип уйладым, мин аңа моның өчен гомер буе рәхмәтле булачакмын.
Һәлак булган Әнвәрнең тол калган хатыны йөкле иде дип язган идем инде. Ул да малай тапты. Әмма бик азып-тузып яшәде, тәртипсез тормыш алып барды, шуның аркасында аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр.
Без аңа акчалата ярдәм итеп тордык, әмма ул бөтен акчасын дуслары белән күңел ачып бетерә иде. Шулай итеп йөри торгач, дуслары белән төрмәгә дә эләктеләр.
Илсөя оныгыбызны үзебезгә алырга миннән рөхсәт сорады, мин аның бу тәкъдименә сөендем генә. Шулай итеп, мин зур гаилә башлыгы булып куйдым.
Зур, дус-тату гаилә булып яшибез — үз улыма 10, ә оныгыма 11 яшь, ләкин ул миңа әти дип эндәшә. Балаларымны бик яратам!
Илсөяне дә бик яраттым. Ләкин соңгы вакытта аңа аз игътибар бирдем һәм бу бары тик минем генә гаеп. Күптән түгел аның миңа хыянәт иткәнен белдем. Бу соңгы бер елда булган, аларның «мәхәббәте» кыска вакытлы булганын да беләм. Әмма бу бернәрсәне дә үзгәртми.
Хатынымның бу адымын берничек тә кичерә алмыйм. Ә ул берни булмагандай, мине боларны уйлап чыгарган дип йөри. Кайвакыт кыйнап ташлыйсы килә, ләкин булдыра алмыйм, хыянәтче булса да, хатын-кызга кул күтәрү түбәнлек инде ул, ир-ат эше түгел.
Әмма бер нәрсәне тәгаен беләм: тормыш элеккечә булмаячак. Кемдер балалар хакына яшәргә, түзәргә кирәк дип әйтер. Моның белән дә килешәм, әмма берни булмагандай, берни белмәгәндәй Илсөягә дә, улларыма да елмаеп, башны тилегә салып йөри алмыйм шул.