Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатынымның хыянәте йөрәкне пычак белән тапауга тиң булды, тик мин аны кичердем»

Якын кешеңнең хыянәтен кичерү – бик авыр. Ышанычыңны акламаган кешегә янәдән ничек ышанырга? Кайбер кешеләр авыр булса да, гафу итә алганнар. Аларның әлеге адымнары сөйгәненә булган чын мәхәббәте һәм хөрмәте хакында сөйлидер...

news_top_970_100

1. «Егетем конференциядән күз яшьләренә буылып кайтты. Ул төнне командировка вакытында очраткан бер хатын белән үткәргәнлеген яшермәде. Әлеге вакыйга башка кабатланмас дип сүз биргәнче, теге хатынның ирләр белән җитәкчелек итүе, теләкләрен кузгата белүе хакында сөйләде.

Аның хыянәте һәм булган хәлләр хакында дөресен сөйләп бирүе безнең араларны якынайтты гына. Очраклы хис, дәрткә ышанам. Минем ир-атым — минем иң яхшы дустым. Мин аның үзен теләгәннәрен белеп яшәвен телим. Дөрес кеше белән ирекле мәхәббәт хыянәткә юл куймый, минемчә. Рөхсәт итсәм дә, соңгы 6 ел эчендә егетемнең башка кешеләр белән мавыкканны булмады».

2. «Хатыным балачак дустым белән хыянәт итте! Әлеге хәл 17 ел бергә иңне иңгә куеп яшәгәннән соң булды. Мин чит илдә хатынымны һәм кызларыбызны тәэмин итәр өчен акча эшләдем. Кызларга ул чакта берсенә — 16, икенчесенә 14 яшь иде. Зуррак йорт алыр өчен җитәрлек сумманы туплагач, дустымның хатыныма кирәкле вариантны сайлау өчен ярдәм итүен сорадым.

Мин ял алып, гаиләм янына кайтырга булдым. Хатыным һәм дустымның мәхәббәт хатларына тап булгач, аяз көнне яшен суккандай булды. Әлбәттә, алар гаепләрен таныдылар. Дустым белән араларны өздем. Аңа биреп торган акчаларны да сорап алдым. Мин аңа һәрдаим ярдәм итә торып та, ул шундый ямьсез адымга барган.

Ә тормыш иптәшем белән без әле дә бергә. Тормышымда төрле авыр чаклар булуга карамастан, ул һәрчак янәшәмдә терәк булды, кызларыбызга бик әйбәт тәрбия бирде. Аның таяныч булуы сәбәпле, мин зур дәрәҗәләргә күтәрелдем.

Минем читтә эшләвем аркасында хатыным үзен ялгыз хис иткән, аның кайгыртучысы юк иде. Шуның өчен дә ул хыянәткә барган. Әлеге адымны мин җитди хата дип түгел, ә минутлык көчсезлек дип саныйм. Хәзер ватаныма кайттым һәм без хатыным белән тагын да көчлерәк, тагын да якынрак, бер-беребезгә карата тагын да мәхәббәтлерәк».

3. «Хатыным ел ярым дәвамында эшендәге бер иргә гашыйк булып йөргән. Мин начар кеше түгел, аны рәнҗеткәнем булмады. Тик без бер-беребездән ераклаша башлаган идек. Барысы да үзеннән-үзе җайланыр дип уйладым. Тик алай булып чыкмады. Хатыным араларында физик якынлык булмаса да, әлеге ирне икенче яртысы итеп санавы һәм бергә көндезге һәм кичке ашларга йөрүләре, язышулары хакында әйтте. Бик авыр булса да, мин аны кичердем. Аларның телефондагы язышуларын үземә сакладым. 15 мең смс хәбәрне укып чыгу — йөрәкне пычак белән тапауга тиң булды.

Тик мин үземне яхшы якка үзгәртергә булдым. Хатыныма күбрәк игътибар бирә башладым, эшенә илтеп куйдым, барып алдым, ашарга пешердем, савытларны юдым, өйләрне җыештырдым. Бу безнең никахны саклап калуның бердәнбер чарасы дип уйладым. 4 айдан соң безнең аралар җайлана башлады. Мин аны кичердем, йөрәгемдә башка яра юк. Хатыным белән һәр күрешүне көтеп алам, кочаклашабыз, үбешәбез. Без хәзер күпкә бәхетлерәк. Тырышуларым юкка түгел! Һәм мин хаталарымны кабатларга җыенмыйм!»

4. «Өйләнешкәнебезгә бер ел дә булмаган иде әле. Тормышымдагы иң авыр мизгел булгандыр бу. Бервакыт ирем дуслары белән спорт ярышлары карарга китте һәм кунарга кайтмады. Иртән шалтыратып, хыянәт итүен җиткерде. Без әрләшүләргә, үпкәләргә, психологларга бик күп көч һәм вакыт әрәм иттек…

Тик без әле дә бергә. 20 ел бергә яшибез, ике балабыз, йортыбыз, этебез бар һәм барысы да яхшы.

Минем уйлавымча, аның тиз арада дөресен сөйләве аерылышмый калуыбызда зур роль уйнагандыр. Минем ышанычымны кире кайтарыр өчен ул бик күп көч сарыф итте. Кыяфәтеннән дә ачуым чыгып йөргәнне, өзгәләнеп елауларымны әле дә хәтерлим. Тик мин аның белән калуыма бик шат. Әлеге хәлләрне онытып була дип әйтмим. Ул хакта уйласам, күңелемә әле дә начар була. Тик тормышыбызда аннан соң бик күп бәхетле минутлар булды. Аны кичерүем үз-үзен аклады».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100