Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыным Яңа елга елдан-ел кыйммәтрәк бүләкләр таләп итә»

Без Лиана (исеме үзгәртелде) белән шулкадәр төрле кешеләр, өч ел бергә яшәгәннән соң аңа нидер исбат итәргә дә, ел саен алдагыларыннан кыйммәтрәк бүләкләр бирергә дә теләмим, дип сөйләде бер мәҗлестәге очраклы танышым. Аның язмышы сезгә дә кызык булыр дип уйлыйм.

news_top_970_100

Без Лиана белән 3 ел элек өйләнештек һәм шушы еллар дәвамында бары тик бер генә сәбәп өчен ызгышабыз. Хатыным мине аңа сюрпризлар ясамуда, бер сәбәпсезгә чәчәкләр, бүләкләр бирмәүдә һәм үзенә аз игътибар күрсәтүдә гел битәрли, гаепли. Мин килешмим, хатынымны сөендереп тору, аңа ярдәм итү өчен барысын да эшлим дип уйлыйм, ә ул боларны ниндидер тиеш әйбер кебек кенә кабул итә.

Күптән түгел гаиләбезгә чыккан ызгыш мөнәсәбәтләребезне бөтенләй бозып ташлады.

Декабрь башында (гадәттәгечә!) Лиана миннән Яңа елга алырга теләгән бүләкләренең исемлеген төзеп, аны шыпырт кына минем кошелекка салып куйган. Күптән түгел эшемне алмаштырдым, әлегә акчаны элеккечә бик күп алмыйм, әмма хатынымның теләкләре елдан-ел арта гына.

Быел сөекле хәләл җефетем теләгән бүләкләр исемлегеннән, бигрәк тә аларның бәясеннән чәчләр үрә торырлык! Быел ул дизайнер сумкасы (бәясе 120 меңнән башлана), 145 мең сумлык алка һәм спортзалга еллык абонемент (85 мең) тели икән! Мондый суммалар безнең гаилә бюджетына бик нык сугачак, әмма хатыным моннан да кимрәккә һич риза түгел. Шундук миңа карата претензияләр яудыра башлый! Янәсе, мин аны тиешенчә яратмыйм, янәсе, мин саран...

Ул сораган әйберләрнең кайсындыр бәлки аңа бүләк тә итәр идем, әмма үзенең теләкләре турында боерып әйтүе ачуны чыгара. Аннан аерыласым килә башлады хәтта.

Лиана үзенең дус кызларына ирләре, егетләре гел романтик кичке ашлар оештыруын, шәмнәр тезеп «мин сине яратам» дип язуларын, дөньяның төрле почмакларыннан бүләкләр алып кайтуларын гел сөйләп тора. Ә мин, янәсе, каты бәгырьле, таш йөрәкле һәм миңа берни дә кирәкми, аңа карата битараф дип әйтә. Дөресен әйтим, болай итеп мәхәббәт аңлатулар миңа ничектер ят нәрсә. Фатирга роза таҗлары сибәсем, тәрәзә төбендә серенадалар җырлыйсым яки икебез өчен генә ресторан «снимать» итәсем килми.

Үз максатларымда һәм ихтыяҗларымда мин гап-гади реалист һәм җир кешесе. Мәсәлән, мин кызган бәрәңге яратам, ә хатыныма устрица кебек экзотик ризыклар булсын, ресторанда мин гадәти токмач алсам, ул миңа хәтта исемнәре дә таныш булмаган әллә нинди ризыклар ала. Безнең бөтен нәрсә дә шулай. Ул төрле танылган брендлар өчен артык акча түләргә, бары тик популяр визажистларга гына йөрергә әзер, гомумән мактанып, бөтен нәрсәне кешегә күрсәтеп яшәргә ярата. Һәр адымыбызны, кая барганны, нишләгәнне социаль челтәрләрдә чыгарып кына тора, ә мин реаль тормыштан ләззәт алырга яратам.

Без Лиана белән шулкадәр төрле кешеләр, өч ел бергә яшәгәннән соң аңа нидер исбат итәргә дә, ел саен алдагыларыннан кыйммәтрәк бүләкләр бирергә дә теләмим.

Ә хатыным исә диңгез ярында яшәргә, матур сторислар төшереп бөтен кешене көнләштерергә хыяллана. Хәзер мин соңгы чиккә җиттем, бер сүздән, караштан да кабынып китәм, әмма Лиана белән аерылышасым да килми. Хәер, мин аңа өйләнгәндә нәрсәгә баруымны белә идем инде, дусларым да шулай дип әйтә. Ләкин мондый әрсезлекнең, оятсызлыкның да бер чиге булырга тиештер бит?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100