Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыным тормыш авырлыкларына түзә алмады

22 яшемдә бергә укыган кызга өйләндем, кызыбыз туды. Иртә өйләнүем дә, хатыным да әти-әниемә ошамады, шулай да кабул иттеләр һәм тынычландылар. Дөрес, баштарак әнием белән хатыным берничә мәртәбә сүзгә килеп алган иде, икесен дә тынычландырырга туры килде, әмма икесе дә мин алар яклы түгел дип уйлап үпкәләделәр.

news_top_970_100

Акча җитми, икебез дә чит шәһәрдән, әти-әниләребез дә байлар түгел, шуңа күрә җигелеп эшләргә туры килде. Кичкә кадәр бер эштә, төннәрен өйдән эшләдем. Булдыра алганча хатыныма баланы карарга ярдәм иттем. Дөрес, моңа әллә ни теләгем булмаса да, эштән соң 2-3 сәгать кызым белән урамда йөреп керә идем. Хатыным да өй эшләре белән мәшгуль, җыештыра, ашарга пешерә, моның өчен мин аңа бик рәхмәтле булдым.

Берничә елдан соң арыта башлады, мин гел эштә, хатыным декреттан чыкты. Үз фатирыбызны алырга акча җитмәде, соңыннан кредитка алдык, әмма безне төп башына утыртып калдырдылар. Шул вакытта хатыным аннан акча яшерәм дип уйлый башлады. Күрәзәчегә барган, тегесе, имеш, минем сөяркәм бар, бөтен акчасын шуңа туздыра дип әйткән. Шуннан соң тавыш чыгарды, мине куды, китүемне сорады. Аны тынычландырырга тырыштым, ике ай шулай яшәдек.

Беренче айда аңа кире кайтырга теләдем, ә соңыннан нәрсә булса шул булыр дип вакыйгаларны үз агымына җибәрдем. Соңыннан хатыным үзе язды, сөйләшик, аңлашыйк, диде. Әлбәттә, кызым һәм хатыным янына кире кайтуыма бик сөендем. Башкалар кебек үк яшәдек, өй-эш, эш-өй. Гаиләмә игътибарым да кимеде, үзем дә бик арый идем. Соңыннан яхшы акчалы эшем барлыкка килде, башка оешмалардан да заказлар бар, акчаны яхшы эшли башладым, ипотека алырга уйладык.

Ләкин хатыным белән араларыбыз суынды, бер-беребездән читләшә башладык. Фатир сатып алдык, ремонт ясадык. Ремонт безне бераз якынайткан кебек булды. Соңыннан тагын нәрсәдер кирегә китте. Югыйсә, тормышыбыз да яхшырды, чит илләргә ялга йөрдек.

Мин җигелеп эшләсәм дә, хатыныма барыбер нидер ошамады, янәсе, менә безнең дуслар әйбәт, ә мин начар. 10 ел дәвамында аңа хыянәт итмәдем, эчмәдем, теләсә кайда, теләсә кемнәр белән күңел ачып йөрмәдем. Бөтен максатым хатынымны һәм кызымны тәэмин итеп тору булды, шуның аркасында игътибарым да җитеп бетмәде. Хатынымны иркәли, назлый башласам, гел кире какты. Үзеннән наз-ярату көтәрлек түгел иде. Интим да бик сирәк, хатынымның көе килгәндә генә булды.

Бераздан миңа бик табышлы проект тәкъдим иттеләр. Нәкъ менә шул вакытта хатыным белән ачуланыштык та инде. Ул ешрак аның янында булуымны сорады, ә мин өч ай булса да түзеп торуын үтендем. Шушы проектны бетергәч, башка чит-ят проектларга алынмаячакмын, гел бергә булырбыз дип вәгъдә иттем.

Бу проектны эшләгәндә мин бик борчылдым һәм миңа инсульт булды. 30 яшьтә. Проблемалар башланды, начар йөри башладым, 25 килограммга ябыктым. Хастаханәдә минем янда гел әни булды, хатыным көн саен хәлне генә белешеп чыга иде, чөнки гел вакыты юк, гел эштә, минем белән 3 көн өйдә һәм 1 көн хастаханәдә булды. Шуның белән шул!

Ә мин теге проектны барыбер ахырына кадәр җиткердем. Депрессия башланды, дәваландым. Инсульт җитди булды, шуңа күрә табиблар тынычландырырлык вәгъдәләр бирмәде. Үзем дәвалану юлларын эзләдем, санаторийларга йөрдем. Ә бу вакытта хатыным гел үзе белән генә мәшгуль иде.

Санаторийга да аның белән барасым килде, әмма ул диңгезгә барырга теләде, янәсе, миңа да анда яхшырак булачак, балага да файдалы. Мин аңа киресен аңлатырга тырышып караган идем, файдасы булмады. Ул әнисе һәм кызыбыз белән диңгез буена китте, ә мин әти-әни янына кайттым, чөнки үземә генә калырга авыр иде, куркытты да. Әниләрдә вакытта өянәк булды, Аллага шөкер, барысы да яхшы тәмамланды.

Өч ай узды. Хатыным мине яратмавын әйтте. Ташлап китәчәген үзе әйтмәсә дә сизендем инде.

Шулай да ярты ел бергә яшәдек әле, бу вакытта миңа операция ясадылар. Соңыннан аның бер егет белән язышканын белдем, хатыным аңа хисләрен аңлаткан, ә тегесе исә кире каккан. Соңыннан миңа кадәр ошатып йөргән егете белән дә аралашкан, гомер буе аны гына яратуын, миңа кияүгә чыгуын зур хата дип язган. Ызгыш чыкты, мин өйдән киттем, барысын да кызыма калдырдым. Әле соңыннан мин хатыным һәм аның әнисе җилкәсендә утырган, алар акчасына яшәгән булып калдым.

Хәзер бер ел узды инде. Элекке хатыным яңа мәхәббәте белән 6 ай бергә яши. Ә мин үзем генә яшим, фатир арендалыйм, эшлим, ничек тә яшәргә тырышам-тырмашам, кайвакыт депрессиягә бирелеп алам. Болай яшәүдән туйдым. Аңлыйм, гаеп миндә дә бар, әмма элекке хатыныма хисләрем сүрелмәде.

Кадерен белмәдем, аңа карата назлы булмадым дип гел мине гаепли. Ә хәзер аның янында үзе теләгән назлы ир-ат бар. Элекке хатыным үзе дә бик үзгәрде, клубларда йөри башлады, яңа дуслары барлыкка килде, чын ледига әйләнде инде. Әлбәттә, монда «сихерче» ярдәменнән башка гына булмады, ул аңа миннән китәргә киңәш иткән, мин бик явыз кеше икән, имеш. Чыннан да, өйдән киткәндә аңа теләсә нинди начар сүзләр әйтеп бетергән идем шул.

Ә иң кызыгы шул: инсульт булырга берничә ел кала, «Әгәр минем белән бер-бер хәл була калса, мине ташламаячаксыңмы?» - дип сорый идем. Ул вакытта «ташламыйм» дип җавап биргән булса да, хәзер «Сине кызганудан гына яныңда булуымны теләр идеңме?» - ди. Кадереңне белмәгән гаилә өчен үз-үзеңне корбан итәргә кирәкми икән һәм хатын-кызларга игътибарлырак булырга кирәк. Кеше кайгы-хәсрәт килгәндә дә сынала шул. Күрәсең, ул миңа язган, миңа насыйп хатын булмагандыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100