Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыным ашарга пешерми, бала тапканнан соң тазарды, әмма аерылырга теләмим…»

Без гел талашып тора торган гадәти гаиләгә әйләнеп барабыз. Иртәбез дә бер-береңә шелтә белдерүдән башлана, кич кычкырышу, талашу, бер-береңне гаепләү белән төгәлләнә.

news_top_970_100

Миңа - 28, ә хатыныма 25 яшь. Күптән түгел генә — 3 ел элек өйләнештек. Кечкенә улыбыз бар, аңа 1,5 яшь. Һәм соңгы ел ярымда безнең гаиләдә ызгышларның туктап торганы юк. Ә бит барысы да матур гына башланган иде, менә бездә барысы да бөтенләй башка төрле булыр кебек тоелды. Хатынымны бик яратам, аерылышырга теләмим. Әмма эшләр шуңа таба бара бугай.

Без гел талашып тора торган гадәти гаиләгә әйләнеп барабыз. Иртәбез дә бер-береңә шелтә белдерүдән башлана, кич кычкырышу, талашу, бер-береңне гаепләү белән төгәлләнә. Кайчандыр чип-чибәр булган хатыным хуҗабикә буларак бөтенләй пешмәгән икән. Хәзер ул тышкы кыяфәтенә артык игътибар бирми, минем өчен генә бизәнергә, ябыгырга, матур киенергә вакыты юк.

Вакытында ашарга әзерләргә, өйне җыештырырга, савыт-саба юарга, юылган керләрне үтүкләргә өлгерми. Шуңа күрә өйдә гел бардак, берни табарлык түгел. Гел идәндә чәчелеп яткан уенчыкларга абынып-сөртенеп йөрим, кич өйдән кайткач, кайбер көннәрдә ашарга пешмәгән була, ә хатыным пешерергә җыенмый да. Суыткычта берәр нәрсә табып капкалап ал инде, дип кенә куя.

Белмим инде, минем әни һәрвакыт бөтен нәрсәгә дә җитешә иде, хуҗалык эшләре белән әтинең дә җанына тимәде. Өстәлдә кичке аш та һәрвакыт була иде. Бердәнбер ошамаган әйбер шушы булса, өйдәге тәртипсезлеккә күз дә йомар идем әле. Ә ул мине өйдә булышмыйсың дип битәрли, имеш, ул гел бала белән, ә мин улыбызга аз игътибар бирәм икән. Әмма хәлем, көчем булганда кайвакыт улыбыз белән уйнарга, аның белән булырга тырышам. Хатыныма да игътибар күрсәтер идем, ләкин ул гел җимерек чырай белән, үпкәләгән кыяфәттә йөри, юк кына нәрсә өчен дә эт кебек ташланырга гына тора.

Кайвакыт эшкә дип болай гына өйдән чыгып китәм, ә үзем урамда, тегендә-монда тик йөрим. Тормышым барып чыкмады кебек. Гаилә кору турында хыялланасың, хатыныңа, балаңа ал күзлек аша карыйсың. Ә чынында аларны күргәч авыр гына. Мин ат кебек җигелеп эшлим, бөтен акчаны өйгә, гаиләмә алып кайтам, хатыным, балам өчен тырышам. Башка хатын-кызлар мине кызыксындырмый, хәтта хатыным белән айлар буе якынлык булмаса да. Әле бала, әле үпкәләүләр, әле тагын нәрсәдер комачаулый. Ничек кайбер гаиләләр чын-чынлап бәхетле булып, талашмыйча гына яши ала икән ул? Менә шул минем өчен табышмак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100