Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны янына баручы ир-ат кышкы урманда алты көн адашып йөргән

Киемнәре юешләнеп беткән ир-ат кар өстеннән шуышып барып, ташландык авылны тапкан.

news_top_970_100
Хатыны янына баручы ир-ат кышкы урманда алты көн адашып йөргән
https://pixabay.com

Коми Республикасының Троицко-Печорский районында 59 яшьлек ир-ат 24 декабрьдә снегоходка утырып чыгып китә. Ул Усть-Унья авылыннан Бердыш авылына таба Унья елгасы буйлап бара һәм югала. Аучыны бер атна узгач кына исән килеш табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, аучының снегоходы боз астына төшеп китә. Аучы ике көн буена «тимер атын» чыгарырга маташа, үзе дә юешләнеп бетә. Бу вакытта урамда -30 градус салкын тора. Аучы учак ягып җылынып алгалый, киемнәрен дә киптереп карый. Чыршы төбендә ятып, төн куна.

Бер атна чамасы вакыт узгач, 30 декабрьдә югалган ир-атның дусты коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Ул аучының Бердыш авылына хатыны янына китүен, тик әлегә кадәр барып җитмәвен сөйли. Биредә гадәти кәрәзәле элемтә юк, иярченле телефоннар аша гына аралашалар. Шуңа күрә аучының югалуы берничә көннән генә ачыклануы гаҗәеп түгел, диелә хәбәрдә.

Троицко-Печорский коткаручылары югалган ир-атны тапкач, үзләре да шакката. Киемнәре юешләнеп беткән аучы кардан шуышып диярлек барып, исән калган. Ул кеше яшәми торган бер авылга кадәр барып җиткән. Коткаручылар аны шунда таба. Комидагы мондый салкыннар вакытында югалган кешене табу — гаҗәеп вакыйга, коткаручылар үзләре дә моңа ышанмаган.

«Буран» боз астына төшеп китә. Боз астында су 20-25 см тирәнлектә. Тик ир-ат снегоходны үзе чыгара алмый. Шуңа күрә ул күршедәге кеше яшәми торган Светлый Родник авылына таба җәяү китә. Салкын һавада ул карт көртләрен ерып бара. Авылга барып җиткәч, бер өйгә кереп, бераз җылына», — дип сөйли коткаручы Анатолий Власов.

Кечкенә ташландык авылларда еш кына яхшы халәттәге йортлар була. Комида аучылар шундый йортларга кереп ял итә. Югалган аучыга да бәхет елмая — ул килгәнче биредә ике аучы яшәп торган, өйдә бераз ризык, утын, шырпы калган. Комидагы шундый гореф-гадәт бу аучының гомерен саклап калган.

«Коткаручылар Усть-Уньяга 30 декабрьдә кич килә, 31 декабрьдә иртән аучыны эзләргә чыгалар. Аны Светлый Родникта таптылар. Ул өшегән, тик хастаханәгә барудан баш тартты», — ди коткаручы.

Аучыга баткан снегоходын чыгарырга да ярдәм иткәннәр.

«Әгәр аның урынында тәҗрибәсез кеше булса, фаҗига буласы иде. Бу вакытта биредә 30 градус салкын бит. Бу аучы исән калуы да бик гаҗәп хәл, ул бераз гына өшегән», — дип сөйли Анатолий Власов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100