Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыныңны да күрсәттең инде» - Раяз Фасыйхов гаиләсе белән ял итә

Раяз Фасыйхов гаиләсе белән сәяхәттә.

news_top_970_100
«Хатыныңны да күрсәттең инде» - Раяз Фасыйхов гаиләсе белән ял итә
Раяз Фасыйховның Инстаграм аккаунтыннан

Җырчы Инстаграм битендә тормыш иптәше, балалары белән төшкән фотоларны урнаштырган. «Кабардино- Балкария республикасындагы каникулларыбыз үтеп тә китте. Бик күңелле, ә иң мөһиме, хәвеф-хәтәрсез узды. Киттек алга!» — дип язган ул Инстаграм битендә.

Инстачылар арасында җырчының тормыш иптәшен Люцияне күрсәтүенә сөенүчеләр бар: «Исән-сау йөреп кайтыгыз! Гаиләгез бик матур. Хатыныңны да күрсәттең инде», «Матур гаилә. Тормыш иптәшегез дә бик мөлаем», — дип язган алар.

«Хатынын яшереп куйган идеме? Нигә матур теләкләр белән башлап, ахырына мәгънәсез сүзләр язып куясыз икән?» — дип шелтә блдерүчеләр дә булган.

«Биек таулар арасында йөрмәгез инде, Аллаһ сакласын», — дип кайгыртучылар да күзәтелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100