Хатыны һәм яңа туган баласы үлгән, сигез баласы имгәнгән өчен әти кешене хөкем итәләр
34 яшьлек ир-ат идарә иткән машина авариягә очраган.

Былтыр 29 октябрьдә Ингушетиядә юл һәлакәте була. Биредә «Камаз» һәм җиңел машина кара-каршы бәрелешә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Авариядә ике кеше — күп балалы ана һәм аның яңа туган кызы һәлак була, тагын сигез бала имгәнә. Россия Тикшерү комитетының Ставрополь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе шул хакта хәбәр итте.
Ведомство белешмәсе буенча, машина белән зур гаилә башлыгы — 34 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул юл кагыйдәләрен бозган, каршы як полосага чыккан һәм ярымприцеплы «Камаз 532150» белән бәрелешкән.
Авариядә ир-атның 36 яшьлек хатыны, яңа туган кызы имгәнгән һәм алар хастаханәдә үлгән.
Салондагы башка балалар һәм әти кеше төрлечә имгәнгән, аларга медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм хастаханәгә салу таләп ителмәгән.
Күп балалы атага карата җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр дәлилләр туплап, гаепләү карары чыгарган һәм эшне судка тапшырган.