Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыны күз алдына үлде». Яшь егет яңа машина алып кайтып килгәндә авариягә очраган

Эдуард алдан барган, хатыны икенче машинада арттан килгән.

news_top_970_100
«Хатыны күз алдына үлде». Яшь егет яңа машина алып кайтып килгәндә авариягә очраган
Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

5 мартта кич белән Уралда Серов-Ивдель трассасында авариядә 23 яшьлек Эдуард К. һәлак булган. Ул ВАЗ-2114 машинасы белән идарәсен югалткан һәм карлы юлда каршы якка очып чыккан. Эдуард каршыга килә торган Volvo машинасына бәрелгән һәм урында ук һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИга сылтаам белән «Комсомольская правда» яза.

Авариягә очраган ВАЗ-2114 артыннан Chevrolet Cruze машинасы килә. Бу машина белән 26 яшьлек кыз — мәрхүм Эдуардның хатыны идарә итә. Ул алдагы машиналарга бәрелмәс өчен, юл кырыена төшеп китәргә мәҗбүр була. Кыз имгәнмәгән, диелә Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәрендә.

Мәрхүм Эдуардның дуслары сүзләренчә, ул заводта электрик булып эшли, гел алага омтыла. Фаҗига кенендә ул сатып алган машинаны өенә — Краснотурьинск шәһәренә алып кайтып бара торган булган. 

«Эдик яхшы кеше иде, гел ярдәмгә килде, беркемгә каршы килмәде. Аның белән балачактан таныш», — дип сөйли бер дусты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100