Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны бала тапканчы Илназ Хәнәфиев аерым яшәгән

Яшь җырлы гаилә Альбина һәм Илназ Хәнәфиевләр гаиләсендә зур яңалык – кызлары туды!

news_top_970_100
Хатыны бала тапканчы Илназ Хәнәфиев аерым яшәгән
"Май ае – безнең гаилә өчен бәйрәмнәргә бай ай булып чыкты. 7 май көнне кызым дөньяга аваз салды. Буе – 52 см, авырлыгы – 3420 грамм. Мин моны хатынымнан туган көнемә бүләк итеп кабул иттем, чөнки 8 майда туган көнем булды. Ә 4 майда Альбинаның туган көнен үткәргән идек”, - дип сөйләде Илназ.

Хәнәфиевләр кызларына Нәфисә дип исем кушкан. Моның үз тарихы бар икән. “Башта Зифа исемен уйлаган идек. Аннары Теләче хәзрәтенә барып, аннан хатын-кыз исемнәре сорадым. 10-15 исемнән торган исемлектән Нәфисәне сайладык”.

Илназ Альбинага бәби тапкан хөрмәткә iPhone 6s телефонын бүләк иткән. “Күптәннән шушы телефонга кызыгып йөри иде. Аның бәясе 33-34 мең сум тирәсе”, - ди әле дә әти булуына ышанып бетмәгән Илназ.



 “Үзегез Теләчедә яшисез, ә ни өчен Альбина баланы Казанның бала тудыру йортында тапты?” дигән сорауга: “Бәби тууга 10 көн кала Альбинаны әти-әнисе йортына Биектауга илттем. Беренчедән, Биектау Казанга якынрак, Альбина табибга еш йөрде. Аңа шулай уңайлырак булды. Икенчедән, миңа эштән бүленәсе булмады”, - дип җавап бирде Илназ.

Илназ белән Альбинаны әти-әни булу бәхете белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100