Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынның мәетен кисәкләргә бүлеп, полиция янындагы чүп савытларына салып киткәннәр

Полиция бүлекчәсе тирәсендәге чүп контейнерындагы кеше кисәкләрен узып баручылар күреп алган.

news_top_970_100
Хатынның мәетен кисәкләргә бүлеп, полиция янындагы чүп савытларына салып киткәннәр
Чиләбедә гәүдәсе берничә өлешкә туракланган хатын-кыз мәетен тапканнар. Хатынны кисәкләргә бүлгәләп, гәүдә өлешләрен берничә контейнерга аерып салганнар. Бу турыда ura.ru сайты хәбәр итте.

Хәзерге вакытта оперативниклар мәетнең шәхесен ачыклаган. 1976 елда туган әлеге хатын-кызның Чиләбе шәһәрендә теркәлүе билгеле. Бу турыда сайтка Чиләбедәге Тикшерү комитетындагы бүлек җитәкчесе Виктор Штирц әйткән.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чүп-чар сала торган контейнерларда хатын-кыз мәете кисәкләрен узып баручылар күреп алган. Бу контейнерлар полиция бүлекчәсенә ун метр чамасы ераклыкта гына булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100