Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатынның күзен биш сәгать каплап утырам» — Азат Фазлыев йөкле Алсуның теләген үти

Җырчы гаилә Мальдив утрауларында ял итә.

news_top_970_100
«Хатынның күзен биш сәгать каплап утырам» — Азат Фазлыев йөкле Алсуның теләген үти
Рамил Гали

Алсу һәм Азат Фазлыевлар уллары белән Мальдив утрауларында ял итә. Иҗади гаилә ял итү урынына 9 сәгать очкан.

Видеода Алсу Казандагы фатирларында тәрәзә төбендә кәефсезләнеп утыра. «Менә кара әле бу һава торышына… Кичә салкын инде, бүген яңгыр ява, бозлавык, иртәгә — буран, берсекөнгә кар явачак», - ди Алсу. Ә Азат исә тынычландыра һәм куллары белән Алсуның күзләрен каплый, шул арада алар чын-чынлап Мальдив утравында океан ярында басып тора.

«Йөкле хатын-кызның бар теләге дә чынга ашырга тиеш!» — дип тә язган Азат.

Инстачыларның да тиз генә Мальдив утравына килеп чыгасы килгән бугай.

«Хатынның күзен 5 сәгать каплап утырам инде, үзгәреш юк! Аннары нишләргә ул?» — дип сораган берәү.

«Самолетка утырырга», «Хатының йөклеме соң?», «Иң элек алар эшләгән компаниягә эшкә керергә кирәк», дип киңәшләр биргәннәр бу ир-атка.

«Йөкле булу мөһимме ул, ә? Анысын иртәгә генә әйтә алам. Мунча яктым, күзен бәйләп ләүкәгә утырттым», — дип шаяртуын дәвам иткән әлеге ир-ат.

Иҗади гаиләгә виртуаль дуслары күңелле ял итүләрен теләгән һәм аларның тырышлыкларына соклануларын белдергәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100