Хатын яңа туган баласын аяк киеме тартмасында җирләгән
Башкорстанда бер хатын баласын үле килеш тапкан. Шуннан соң мәетне аяк киеме тартмасына салып, җирләгән.
Кичә урманда аяк киеме тартмасына салынган яңа туган бала мәетен тапканнар. Бу баланы 41 яшьлек хатын табуы ачыкланган, дип яза "Башинформ".
Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, хатын өйдә үле бала тапкан. Бергә яшәүче 38 яшьлек ир-ат белән мәетне урманга илтеп җирләгәннәр.