Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын сөяркәсе белән бергә ирен идән астында бетонлап куйган

Бу җинаятьтә хатынның сөяркәсе дә катнашкан.

news_top_970_100
Хатын сөяркәсе белән бергә ирен идән астында бетонлап куйган
Камчаткадагы Светлый бистәсендә 2016 елда үтерелгән ирнең мәетен тапканнар. Аны үз йортының подвалында күмеп, бетонлап куйганнар. Бу турыда Камчатка буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016 елның 22 августында бу йортта әлеге өч кеше арасында җәнҗал чыккан. Талаш вакытында 38 яшьлек ирнең башына металл предмет белән сукканнар, ботына һәм муенына пычак кадаганнар. Ир урында ук үлгән. Шуннан соң мәетне йорт идән астына алып төшеп күмгәннәр. Бу урынның өстен бетонлап куйганнар. 

Җинаятьтә шикләнеп бу ирнең хатынын һәм хәзер аның белән бергә яшәүче ир-атны тоткарлаганнар. Алар гаепләрен таныган. 49 яшьлек Светлана Е. һәм аның белән бергә яшәүче 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100