Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хатын-кызны ничек кыйный аласың?": Төркиядән Россиягә кайтып килүче самолетта пассажирлар сугышкан - видео

"Хатын-кызны ничек кыйный аласың?": Төркиядән Россиягә кайтып килүче самолетта пассажирлар сугышкан - видео

news_top_970_100
"Хатын-кызны ничек кыйный аласың?": Төркиядән Россиягә кайтып килүче самолетта пассажирлар сугышкан - видео
Истанбулдан Екатеринбург шәһәренә таба оча торган самолет бортында пассажирлар сугышкан. Вакыйга кадрларын Екатеринбург сайты күрсәтте.

Пассажирларны утыргычларга урнаштырган вакытта җәнҗал чыга. Шаһитлар сүзләренчә, талаш бер хатыннан башлана. Аннары бу хатынны яклап, талашка бер ир-ат кушыла. Шулай итеп сугыш чыга.

"Төрек авиалинияләре" самолеты бортындагы җәнҗалны стюардессалар һәм стюардлар туктатмакчы була. 
 


Кадрлардан күренгәнчә, сугыша башлаган ике ир-атны тагын биш пассажир ир-ат аермакчы була, төрлечә тынычландырып карыйлар. Салонда балалар елаганы ишетелә.

Талаш ник чыкканы да аңлашылмый. Бер ир-атның гел бер сүзләрне кабатлаганы ишетелә. "Ничек син хатын-кызны кыйный аласың? Син кайда икәнеңне беләсеңме", - ди ул.

E1.RU порталы мәгълүматы буенча, җәнҗалда катнашкан өч ир-атны самолеттан чыгарганнар һәм рейска алмаганнар.

Әлеге хәл турында Истанбул-Екатеринбург рейсы пассажирларыны берсе сөйләгән. "Хатын-кыз бер ир-ат белән үзе беренче сугыша башлады. Чал чәчле ир-ат аңа җавап итеп, битенә сугып җибәрде. Хатын-кызны яклап тагын бер ир-ат кушылды. Шуннан соң ир-атларны аердылар. Җәнҗал чыгарган өч кешене дә рейстан алдылар", - дип әйткән Александр.

Самолет чама белән 45 минутка тоткарланган. "Аларны рейстан алдылар, ун минутлап шул кешеләрнең багажын эзләделәр", - дигән Александр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100