Хатын-кызларның йоклаганда гырлавы нәрсәсе белән куркыныч?
Хатын-кызларда йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары ир-атларга караганда күбрәк очравы ачыкланган.
Германиянең Мюнхен университеты галимнәре гырлап йоклауның куркыныч якларын ачыклаган. Төнге гырлау һәм йоклаганда сулыш алу өчен һава җитмәү
Белгечләр биш мең кешенең яшәү рәвешен өйрәнгән. Тикшеренүдә катнашкан кешеләрнең яртысының йокы белән проблемалары булган. Калганнары исә гырлаудан, гырлау һәм һава җитмәүдән интеккән.
- Йоклаганда каты итеп гырлау һәм сулыш алыр өчен һава җитмәүдән уянып китү апноэ дип атала.
Галимнәр йоклаганда гырлау күренешнең кан әйләнеше системасына йогынтысы белән кызыксынган.
«Гырлаучы кешеләргә ирләренә я хатыннарына мөрәҗәгать итү кирәк. Алар күзәтеп торсын. Йоклаган кешенең сулыш алуы тукталып тормыймы? Сулышы тукталып торганнан соң, кеше йотлыгып һава суламыймы? Шундый хәл күзәтелгән очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Апноэдан арынып була. Гадәттә симез кешеләр ябыккач, мондый җәфа үзеннән-үзе бетә», — дип сөйләгән галим.