Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларның буе кыскару нәрсәсе белән куркыныч?

Галимнәр ачыклаганча, буйның шактый кыскаруы инсульттан һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын ике тапкырга арттыра.

news_top_970_100
Хатын-кызларның буе кыскару нәрсәсе белән куркыныч?
pixabay.com/ru

Урта яшьләрдә буй кыскару хатын-кызларда иртә үлем куркынычы турында сөйли. Тикшеренүләр уздырып, Швеция һәм Дания галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА Новости яза.

Тикшеренү авторлары билгеләгәнчә, 50 яшьтән соң күп кешедә буй кыскара һәм бу процесс 70 яшькә кадәр аеруча тизәя. Умыртка дискларының тигезләнү сәбәпләре арасында умырткалыкта компрессион сынулар һәм арканың кәкрәюе дә бар. Әмма яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, буй кыскару йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан тиз үлем куркынычын арттыра.

Гетеборг һәм Копенгаген университетлары галимнәре Швециядә һәм Даниядә яшәүче 1908-1952 еллар аралыгында туган 2406 хатын-кызны тикшергән. Хатын-кызларның буен ике мәртәбә: 30-60 яшьләрдә һәм шуннан соң 10-13 ул узгач үлчәгәннәр. Уртача алганда, бу чорда тикшеренүдә катнашучыларның буе 0,8 сантиметрга кыскарган, әмма кайбер кешеләрдә ул бөтенләй үзгәрмәгән, кайберләре исә 14 см югалткан. 

Буйны үлчәп 17-19 ел узгач, тикшеренүчеләр катнашучыларның үлем сәбәпләрен күзәткән. 19 ел эчендә 625 хатын-кыз вафат булган, аларның 157сендә үлем сәбәбе йөрәк-кан тамыры авырулары, шул исәптән 37 хатын-кызда инсульт булган. Ачыкланганча, югалткан һәр сантиметр швед хатын-кызларында үлем куркынычын 14 процентка, Дания хатын-кызларында 21 процентка арттырган. Буй 2 сантиметрга кадәр кыскарганда бу күрсәткечләр 74 һәм 80 процентка арткан. Галимнәр ачыклаганча, буйның шактый кыскаруы инсульттан һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын ике тапкырга арттырган.

Тикшеренү авторлары йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүне һәм кискенләшүне ачыклау өчен буй кыскаруны игътибар белән күзәтергә киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100