news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларның биле ничә сантиметр булырга тиеш?

Хатын-кызларның биле ничә сантиметр булырга тиеш?

news_top
Хатын-кызларның биле ничә сантиметр булырга тиеш?
Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре кешенең биле һәм йөрәк авырулары арасындагы бәйлелекне ачыклаган. Бил әйләнәсе билгеле бер үлчәмнән артып китсә, йөрәк авырулары куркынычы да кискенләшә икән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хатын-кызларның биле 80 сантиметрдан, ир-атларныкы 94 сантиметрдан артмаска тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Белгечләр фикеренчә, нәкъ менә шундый үлчәмнәре булганда гына йөрәк авырулары килеп чыгу ихтималы кими.

Инсульт һәм инфаркт булдырмас өчен тәмәке тартмаска, көн саен ярты сәгать чамасы физик күнегүләр ясарга, көненә 500 г чамасы яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Тозны көненә 5 граммнан артык ашарга ярамый.

Хатын-кызларның 40 процентлап өлеше, ир-атларның чама белән 48 проценты югары кан басымыннан интегә, бу исә инсульт яки инфаркт белән яный, дип саный белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар