news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларга пенсия яшен киметәләрме?

Реформадан соң пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак, дигән хәбәр чыккан иде.

news_top
Хатын-кызларга пенсия яшен киметәләрме?
Пенсия реформасын хатын-кызлар өчен йомшартырга җыеналар. Закон проектының икенче укылышына кертеләчәк төзәтмәләр турында ТАСС хәбәр итте.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов закон проектының икенче укылышына хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп, төзәтмәләр әзерли.
  • Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россия премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар