news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларга нинди вазифаларда эшләү тыела?

Хатын-кызларга нинди вазифаларда эшләү тыела?

news_top
Хатын-кызларга нинди вазифаларда эшләү тыела?
Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин хатын-кызларны эшкә алу чикләнә торган вазифалар исемлеген раслады. Бу документ хокукый мәгълүмат урнаштырыла торган сайтта чыкты. 

Исемлектә 100 позиция бар, алар 21 төркемгә бүленә. Бу эшләр хезмәт шартлары катлаулы һәм куркыныч булган вазифаларга кагыла. Болар химия җитештерүе, металл эшкәртү, нефть һәм газ табу, кара һәм төсле металлургия, судно төзелеше, судно ремонтлау һәм башка тармаклар.

Мәсәлән, хатын-кызлар тауларда эшче, шартлатучы, бораулаучы, корыч эретүче, авиация механигы, таш эшкәртүче, канализация чокырларын чистартучы слесарь-сантехник, урманчы, водолаз, янгын сүндерүче булып эшли алмый.

Документ 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Яңа версия 20 ел элек расланган исемлектән кыскарак. Искесендә 456 позиция булган.
Имин хезмәт шартлары булдырган очракта, хатын-кызлар хезмәтен чикләүсез куллану рөхсәт ителә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар