news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызлар җырчы Идрис Газиевтан кабак бәлеше рецептын сораган

Җырчы инстаграм сәхифәсенә кабак бәлеше ясаган видеосын куйган.

news_top
Хатын-кызлар җырчы Идрис Газиевтан кабак бәлеше рецептын сораган
Салават Камалетдинов

«Дөгеле кабак бәлеше. Минем яраткан ризыгым. Әгәр кызыксынсагыз, аш-су бүлмәсендәге минем иҗатымны карагыз», — дип язган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев инстаграмдагы видеосы янына.

Видеода җырчы кабак бәлеше ясый. Бәлеш җыйнак килеп чыккан һәм бик тәмлегә охшаган.

«Ә сыер мае, сода салдыгызмы?», «Камыры шундый юка», «Үзегез пешерәсезме?» — дип сораулар яудырганнар.

Хатын-кыз язылучылар җырчыдан бәлешнең рецептын сораган. Җырчы ялындырып тормаган, камыр рецепты белән уртаклашкан: «1/3 сыер мае, 2/3 каймак, он, бер чеметем тоз. Майны азрак салсагыз да була».

«Сез бар яктан да килгән искиткеч кеше икән», — дип сокланган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар