Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызлар секс вакытында җибәрә торган 8 хата

Италия психологы Барбара де Анджелис берничә ел элек төрле яшьтәге ир-атларга: “Сезгә түшәктә нәрсә ошамый?” дигән сорау биргән. Шуның нәтиҗәсендә, ул хатын-кызлар секс вакытында җибәрә торган 8 хатаны ачыклаган.

news_top_970_100
Хатын-кызлар секс вакытында җибәрә торган 8 хата
pixabay.com/ru

Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы язып чыкты.

1. Хатын-кызның секска битараф, пассив булуы. Ир-атка нәрсә өчендер үпкәгез бар икән, аны түшәктә сиздерергә, күрсәтергә ярамый. Түшәк — көндәлек тормыштагы агрессия һәм ризасызлыкны белдерә торган урын түгел. Проблемаларны хәл итүне башка вакытка калдырыгыз.

2. Хатын-кызның ир-атның тәнен белмәве дә көчле затларның ачуын китерә икән. Шуңа күрә секс вакытында «Сиңа ничек ошый?» дигән сорау бирүнең ояты юк.

3. Хатын-кыз үзенең ләззәт алу-алмавы өчен җаваплылыкны ир-атка аударуы. Бу ир-атларга көчле психологик басым ясый, ахыр чиктә алар үзләрен имтихан тапшыра алмаган уңышсыз кеше итеп хис итә башларга мөмкиннәр.

4. Ир-атлар хатын-кызның түшәктә «болай борыл», «тегеләй сыйпа» дип команда бирүен яратмыйлар. Тормышта да лидер булган хатын-кыз кайчак түшәктә дә шул юлны куа. Әмма секс вакытында ир-атны контрольдә тоту, инструкцияләр бирү — уңышлы алым түгел.

5. Ирләр үз тәненнән ояла торган хатын-кызларны яратмый. Аның башында: «Ул шундый куркыныч булгач, мин аның белән бер түшәктә нәрсә эшлим соң?» — дигән уй туарга мөмкин. Хатын-кызларга киңәш: түшәктә артык килограммнарыгыз һәм целлюлит турында онытып торыгыз. Ышаныгыз, ул вакытта ир-атта целлюлит кайгысы түгел…

6. Түшәктә күп сөйләшмәгез. Бу ир-атларга ләззәт алырга комачаулый, аларның баш мие ике эшне берьюлы эшләргә — тыңларга һәм мәхәббәт белән шөгыльләнергә яраклашмаган.

7. Ир-атлар түшәктә дә үзенең тышкы кыяфәте турында уйлаучы хатын-кызларны яратмый. Хатын-кыз бертуктаусыз эчке киемен төзәткәләп, чәчен сыпырып, макияжын уйлап тора икән, ир-атның аңа кагыласы, кыяфәтен бозасы килми башларга мөмкин. Косметикасыз да үзегезгә ышанычыгыз җитәрлек икәнен күрсәтегез.

8. Ир-ат хатын-кызның ниндидер хезмәтләр өчен, ягъни рәхмәт йөзеннән секс белән шөгыльләнүен яратмый. Сөйгәненең «яхшы тәртип» өчен «бүләкләвен» абайласа, ир-ат та түшәктә үзен бизнесмен кебек тота башларга мөмкин. Аңа барысы да ошаса — ул мөнәсәбәтләр дәвамлы булыр, ә «хезмәт өчен түләү» артык кыйммәт була икән — «эшлекле» партнер белән аралар җиңел генә өзеләчәк. Мөнәсәбәтләр ачыклауны бүтән вакытка калдырыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100