Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызлар приютындагы язмышлар: «Дүрт бала белән ялгыз калдым...»

Коронавирус пандемиясе күпләрнең тормышын үзгәртте. Авыр хәлдә калган балалы хатын-кызлар өчен булган «Колыбель» приюты да катлаулы финанс хәленә дучар булды. Анда йөкле, балалы хатын-кызлар килә, һәрберсенең фаҗигале тарихы бар. Башкаларга ярдәм итүчеләргә ничек булышырга икәне «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Хатын-кызлар приютындагы язмышлар: «Дүрт бала белән ялгыз калдым...»
Владимир Васильев

Казандагы «Умиление» Гаиләне, әниләрне һәм балаларны саклау үзәге авыр тормыш хәлендә калган йөкле һәм балалы хатын-кызлар өчен 2017 елда беренче приют ача. Татарстан хәйриячеләре ярдәмендә, Ершов урамындагы гадәти күп катлы йорттагы ике катлы фатирда ачалар аны. «Колыбель» проекты «Православная инициатива» бәйгесендә җиңгәннән соң, грант һәм Президент грантлары фонды акчасына оеша. Бераз соңрак, үзәккә вакытлыча бушлай файдалануга тапшырылган тагын бер фатирда икенче приют ачыла.

2019 ел башында «Колыбель» приюты Самосырово бистәсенә күченә һәм анда төгәл бер ел яши. Откан грант акчалары беткәч, приютны яшәтү өчен акча калмый һәм аны ябарга туры килә.

Бераз вакыт узганнан соң хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр табыла, алар приютка акчалата ярдәм итә. Вознесение бистәсендә яңа йортны арендага алалар һәм приютны шунда күчерәләр.

Мәйданы якынча мең квадрат метрлы өч катлы иркен йортка 11 гаилә сыя ала. Хәзер монда кечкенә балалары белән дүрт хатын яши. Йортта бөтен кирәкле техника бар, күптән түгел үз бакчалары да барлыкка килгән.

Приютта хатын-кызларга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтәләр, документларын яңартырга, эш табарга, арендага торак алырга, туганнары белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга булышалар.

«Без йөкле хатыннар, кечкенә балалары белән ялгыз калган әниләр белән эшлибез. Тормышта аякка басарга һәм үз-үзеңә ышанычны кире кайтарырга ярдәм итәбез. Приютка ялгыз ханымнар да, күп балалы әниләр дә мөрәҗәгать итә. Аларның язмышлары төрле — кемдер арендага алган торагына түли алмыйча урамда калган, кемдер туганнары белән көнкүреш низаглардан туйган, кемнедер яңа туган баласы белән урамда калдырганнар», — дип сөйләде приют җитәкчесе Элина Галиуллина.

Приютның көндәлек тормышы

Без «Колыбель» приютына көндез килдек. Бусагада безне координатор Мелания Апраксина каршы алды. Ул иртәдән алып кичкә кадәр көн саен монда — яңа килгән кешеләрне кабул итә, теркәп бара, бүлмәләргә урнаштыра, хатын-кызларны барлык социаль инстанцияләрдә дә озатып йөри.

Ачык йөзле, мөлаем ханым безгә шундук чәй тәкъдим итте, ә соңыннан йорт буйлап кечкенә экскурсия уздырды. Күренеп тора, монда кунаклар каршылауга әзерләр: өйдә идеаль чисталык, һәркем үз эше белән мәшгуль. Приютта якты һәм иркен, балалар өчен уен зонасы булган кунак бүлмәсе, кухня бар, анда төшке аш өстәле янына йортта яшәүчеләрнең барысы да җыела. Һәр катта аерым санузел бар. 

Иркен, якты холл әлегә буш тора, анда берәр төрле йомшак мебель куярга кирәк. Приют хезмәткәрләре җәйге җылы кичләрдә зур телевизор каршына барысы бергә җыелырга хыяллана. Ләкин хәзер мебель һәм техника алырга мөмкинлек юк.

«Монда безнең беркем дә эшсез тормый, ашарга пешерү, җыештыру чиратлашып бара. Күреп торасыз, өй зур, барысы да чиста. Биредә нәни бала белән бер кыз яши, калганнары икенче катта. Бөтен кирәкле җиһаз да бар, бары тик шкафлар, киштәләр генә җитеп бетми. Монда матуррак булуын, хатын-кызларның үзләрен иркенрәк хис итүләрен телибез» — дип сөйли Мелания.

Кагыйдә буенча, приютка килгәч, хатын-кызлар бер көннән берничә айга кадәр срокка оешма белән килешү төзи. Бу вакыт үз тормышыңны ничектер җайлау өчен җитәргә тиеш, әмма кайбер хатын-кызларга «Колыбель»дә берничә елга тоткарланырга туры килә.

Мондагы хатын-кызлар бушлай яшәү, туклану, беренче чиратта кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә, психологик ярдәм күрсәтелә.

Бөтен өйгә тәмле, кайнар аш исе таралган. Аш бүлмәсендә берьюлы берничә хатын-кыз мәш килә — приютта яшәүчеләр дә, хезмәткәрләр дә бар. Алар инде туганлашып беткән, бер зур гаиләгә әйләнгән. Балалар башта камералардан бераз куркып тора, соңыннан сагаеп булса да танышырга киләләр.

«Балалар башта приютта үзләрен бик йомык тоталар, теләмичә генә аралашалар. Ләкин бер-берсенә ияләнеп киткәч, барысы да үзгәрә. Бездә педагоглар, волонтерлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнә торган башка белгечләр дә бар. Биредә балалар өчен шартлар уңайлы, тыныч. Хәзер һава торышы яхшы, балалар көне буе урамда. Күрәсезме, алар ничек елмая? Аларның әниләре дә шулай ук — әкренләп ачыла төшәләр һәм аралаша башлыйлар», — дип сөйләде приюттагы психолог Аида Фиогбе.

Аида сүзләренчә, башта ук авыр хәлдә калган хатын-кызлар Үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әйтик, төрле сәбәпләр аркасында урамда калган яки фатир мәсьәләсен хәл итмәгән элеккеге балалар йортларында тәрбияләнүчеләр. Өйдә җәберләүгә дучар булган хатын-кызлар да приютка еш мөрәҗәгать итә. Шулай да, һәр ана аякка басарга, көнкүрешен җайга салырга һәм киләчәккә ышаныч табарга омтыла. Моның өчен приютта барлык шартлар да тудырылган.

Приют эмиграция мәсьәләләрен хәл итә торган юридик оешмалар белән дә хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, алар бер хатынга баласы белән туган ягына, Үзбәкстанга кайтып китәргә ярдәм иткән.

«Без һәр әнигә төрлечә ярдәм итәбез, балалар белән педагоглар аерым эшли. Репетиторлар да килә, алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнә. Бездә яшәү һәм туклану тулысынча бушлай. Ятаклар, памперслар, кием-салым һәм гигиена чараларын бернинди проблемасыз бирәбез. Әлбәттә, безгә битараф булмаган кешеләр дә ярдәм итә. Ярдәмнәре өчен тагын бер кат зур рәхмәт әйтәсе килә», - диде психолог.

Үзәк Зилантов монастыре каршында гуманитар склад оештырган. Йөкле хатыннар һәм ялгыз аналар шунда да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

«Дүрт бала белән ялгыз калдым»

Приютта яшәүчеләрне шактый күзәттек, безнең белән аралашырга әзер булырдай хатынны эзләдек. Һәм менә ябык кына гәүдәле, яшь кенә ханымга игътибар иттек. Үзе бер минут тик тормый, әле идән юа, әле кухняда эшли, бер караганда нәни баласын кулында тирбәтә.

Ул үзен Люция дип таныштырды, теләмичә генә сөйләшеп китте, ләкин соңыннан барыбер авыр язмышы турында сөйләде.

Аңа 28 яшь, дүрт бала әнисе. Балаларының иң кечесенә алты ай тулган. Гаилә приютта икенче ай яши һәм яшәр урын табылган өчен Аллаһка рәхмәт укый.

«Мин башта балаларны гына карадым, гаиләбезне тулысынча ирем тәэмин итте. Тик аны утырттылар. Мин балалар белән берүзем калдым. Башта туганнар ярдәм итте, ләкин соңыннан яшәр өчен акчам да калмады. Балаларны опека органнары хезмәткәрләре алып китте, мин абый белән яшәргә мәҗбүр булдым, эшләдем, балалар янына барып йөрдем, һәм ниһаять, узган елның февралендә мин аларны приюттан алып китә алдым», - дип сөйләде Люция.

Туганнар белән бер түбә астында яшәү җиңел булмый.

«Минем яшәр урыным, пропискам бар. Ләкин ызгышлар күбәеп китте, өйдәге атмосфера авыр иде. Балаларымны тагын алып китәрләр дип курыктым һәм фатирдан киттем», — дип сөйләде Люция.

Ул Самосыроводагы «Колыбель» приютына мөрәҗәгать итә, күпмедер шунда яши. Ябылганнан соң башка яшәүчеләр белән яңа урынга күчәләр.

«Монда эләгүемә мин бик шат. Монда нормаль тормыш өчен бөтен шартлар, бөтен кирәкле әйбер дә бар! Иркен һәм якты йорт! Кызларга уйнарга, йөгереп йөрергә урын, аралашырга кеше бар, төпчек кызым әле кечкенә. Ул бераз үскәч аякка басачакмын, һичшиксез, эшләячәкмен», — дип хыяллана Люция.

Яңа туган балам белән чит шәһәрдә калдым

Өченче каттагы бүлмәләрнең берсендә кулында сабыен тирбәткән тагын бер ханым белән аралаштык. Бирегә ул кызы белән Мәскәүдән килгән. Ул Казандагы приют турында билетлар сатып алырга ярдәм иткән танышларыннан белә.

«Мин Башкортстанныкы, ул вакытта Мәскәүдә яши идем. Шулай килеп чыкты инде, нәни балам белән урамда калдым. Безне монда кабул итүләренә мең рәхмәт, үлемнән коткардылар. Безне монда бик яхшы каршы алдылар. Ярдәм, кайгырту һәм кешечә мөнәсәбәт өчен рәхмәт укудан туктамыйм», — ди Алена, күз яшьләрен чак тыеп.

Хәзер ул баласы өчен пособие теркәү белән шөгыльләнә, эшкә урнашырга һәм берәр вакыт туган ягы Башкортстанга кайтып китәргә хыяллана.

«Колыбель» координаторы сүзләренчә, приюттан чыгып киткән хатын-кызлар еш кына ирләре белән кабат кушыла һәм гаиләне саклап кала. Мелания Апраксина сүзләренчә, ахыры бәхетле тәмамланган тарихлар шактый күп.

«Умиление» үзәге «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтендә дә еш катнаша. Әлеге хәрәкәткә кушылган төрле хәйрия фондлары һәм битараф булмаган гражданнар үзәк хезмәткәрләренә азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарларны җыярга булыша.

Үзәк җитәкчесе Элина Галиуллина әйтүенчә, битараф булмаган гражданнар тарафыннан актив рәвештә бушлай ярдәмгә дә карамастан, яңа приют җиһаз, савыт-саба, урын-җир һәм гигиена кирәк-яракларына, медикаментларга, бакчада эшләү өчен кирәкле эш коралларына мохтаҗ. Хәйриячеләр яңа йорт өчен аренданы июнь ахырына кадәр түләргә ярдәм иткән. Алга таба приют белән нәрсә булачагын җитәкчеләре әйтергә авырсына.

«Без кабат грантларга өметләнәбез. Әгәр ала алсак, тоткарлыксыз эшли алачакбыз, шулай ук республиканың башка районнарында яшәүчеләргә дә ярдәм итә алачакбыз. Шулай ук күчмә хезмәтебез һәм пандемия вакытында үзләрен бик яхшы яктан күрсәткән волонтерларның хезмәтләре аркасында өйләргә барып ярдәм күрсәтүне арттырырга планлаштырабыз. Бу тулысынча хәйрия проекты, без моның белән бер тиен дә акча эшләмибез. Бездәге әниләрнең, гадәттә, эшләү мөмкинлеге юк. Форсат чыгу белән алар эшлиләр, үз тормышларын яңадан коралар һәм приюттан китәләр», — диде Элина Галиуллина.

Хәзерге вакытта приютка Казан епархиясенең эре мәхәлләләре дә ярдәм итә алмый, хәл шуның белән дә катлаулана. Коронавирус пандемиясе аркасында мәхәлләләр үзләре дә бик авыр финанс хәлдә калган, шул сәбәпле Элина Галиуллина Үзәгендәге социаль проектларга ярдәм итүне туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Димәк, хәзер «Колыбель» бары тик хәйриячеләр, битараф булмаган кешеләр биргән акчага һәм грант ярдәменә генә өметләнә ала.

«Умиление» Гаилә, ана һәм балаларны яклау үзәгенә ярдәм итәргә теләүчеләр +7 987 220-03-60 телефоны буенча шалтырата ала.

Приютка теләсә нинди уңайлы ысул белән, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә була.

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» № 8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

р/с 40703810662000000907

ИНН получателя: 1659173261

БИК 049205603

кор.счет 30101810600000000603

КПП получателя: 165901001

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100