Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызлар ир-атлардан 8 март көнне нәрсә көтә?

Күпчелек хатын-кызлар 8 мартны түземсезлек белән көтеп ала. Әмма кайбер егетләргә бу бәйрәм кыенлыклар тудыра.

news_top_970_100
Хатын-кызлар ир-атлардан 8 март көнне нәрсә көтә?
pixabay.com

ВЦИОМ сораштырулары буенча, ирләрнең 68 %ы чәчәк бүләк итәргә җыена. 23 % — косметика, 22 % — конфет һәм башка ашау-эчү әйберләре бүләк итә. 10 % ирләр концерт, кино, театрларга билет бүләк итә. 10 % — көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре бүләк итә.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызларның көткәннәре ирләрнең тәкъдимнәре белән туры килми.

Күпчелек хатын-кызлар ял итәргә юллама көтә — андыйлар 38 %. Аны бирергә ниятләгән ирләр нибары 3 %. 36 % хатын-кызлар чәчәк көтә, 23 % — концерт-театрларга билет. 16 % кесә телефоны, 14 % көнкүреш техникасы, 13 % ювелир кибетенә сәяхәт көтә. 12 % хатын-кызга автомобиль кирәк.

Ирләрнең 28 %ы хатын-кызларга нәрсә бүләк итәсен үзе хәл итә. 25 % нәрсә бүләк итәсен сораган. 7 % ирләр берни дә бүләк итәргә җыенмый.

Бу - Россиядәге сораштыру нәтиҗәләре. Без дә ир-атларга ярдәм итү өчен хатын-кызларга: «Без ир-атлардан нәрсә көтәбез?» - дигән сораштыру уздырдык.

Инстаграм чилтәрендә утыручыларның күпчелеге егетләрдән көтелмәгән гамәлләр — сюрпризлар көтә, хисләр белән тулган, онытылмаслык көн турында хыялланалар. Кызларның күпчелеге ир-атларның игътибарлы булуын тели. Чәчәкләрсез бу көнне күз алдына да китерә алмыйлар.

Без сораштырган хатын-кызларның 20 проценты өйдә файдалы булган әйберләрне бүләк итү күпкә мөһимрәк һәм уңышлырак дип уйлый. Аларның фикеренчә, ир-атларның чәчәк бүләк итүе — ул акчаны туздыру һәм җилгә очыру.

Күп кенә хатын-кызлар 8 мартка үзләренең сөйгән ярларыннан массажга, спа-салонга, косметика кибетләренә сертификатлар көтә. Аларның фикеренчә, бу көнне тулаем хатын-кызларга багышларга кирәк.

Ә бер-хатын-кыз: «Без ирләрдән машина көтәбез», - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100