news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызга әверелгән Башкортстан егете «Холостяк» тапшыруында кияү табарга җыенган

Егет чагында инженер булган, кызга әверелгәч модель булып эшләүче бу кеше кияүгә чыгарга тели.

news_top
Хатын-кызга әверелгән Башкортстан егете «Холостяк» тапшыруында кияү табарга җыенган
https://pixabay.com/

ТНТ каналында «Холостяк» тапшыруы башланды. Биредә Башкортстан кешесе катнаша. Ул — элек ир-ат булган, аннары җенесен алмаштырган һәм хатын-кызга әверелгән, Башкорстанның Салават шәһәрендә туган Зәки Мусин. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Зәки инде берничә ел хатын-кыз булып яши. Ул үзен кайсыбер кызлардан матуррак дип саный. Хәзер Зәки модель булып эшли, моңа кадәр инженер булган.

Зәки «Холостяк» тапшыруында катнашуы турында инстаграмдагы сәхифәсенә язган инде. Ул беренче кичкә киясе күлмәген дә күрсәткән.

Бу сезонда «Холостяк» тапшыруында шоу-бизнес вәкиле дә, билгеле кеше дә түгел. Бу — 27 яшьлек гап-гади стоматолог Антон Криворотов. Аңа кияүгә чыгу өчен 25 кыз көч сынаша.

1 мартта чыккан тапшыруда кияү егетенең Зәкине сайламавы билгеле булды. Шулай итеп элеккеге егет, хәзерге кыз Зәки «Холостяк» проектыннан төшеп калды. Ләкин Зәки инстадуслары белән хисләрен уртаклаша. Ул бер дә кайгырмый. Ә инстачылар аңа: «Синнән башка тапшыруны карамыйбыз да», — дип яза.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар