Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызга сугарга ярыймы? - Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавабы

Ир-ат хатынына кайсы очракта суга ала? Хатын-кызның кайсы урынына һәм ничек итеп сугарга ярый? Бу сорауларга Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.

news_top_970_100
Хатын-кызга сугарга ярыймы? - Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавабы
pixabay.com

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин Ислам динендә хатын-кызга сугып куярга рөхсәт ителгәнен әйтте.

«Болай булган бу. Ирләр Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вә сәллам янына килеп, үз хатыннарыннан зарлана. Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вә сәллам: «Алайса кыйнагыз аларны», — ди. Алар кыйныйлар.

Икенче көнне «Безне ирләребез кыйный», — дип җитмешләп хатын-кыз килә. Шуннан соң Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вә сәллам «Кыйнамагыз» ди.

Коръәни-Кәримдә хатын-кызны тәрбияләү чарасы буларак «Үгетләгез, аңламаса, аның белән йокламагыз, акча бирмәгез. Алай да аңламаса, сугыгыз», — диелә. Коръәни-Кәримдә бар бу», — дип сөйләде хәзрәт.

Нурулла хәзрәт сугуның нинди булырга мөмкин икәнен дә аңлатты.

«Сугу астында нәрсә күз уңында тотыла? Кулның йомшак җире белән, кизәнмичә, аның йомшак җиренә эз калдырмыйча сугу бу. Бу сугудан нинди мәгънә? Бу сугудан мәгънә юк. Суккан кеше дә рәхәтләнеп кала алмый, сугылганы да „Бу минем белән шаярта“ дип уйлый. Ләкин менә шушындый сугу хатын-кызга күктән әзрәк кенә төшәргә ярдәм итә. Ул башкача туктамаса, ир кеше „Булды, җитте“ дип әкрен генә сугып куйса, кайбер хатын-кызга аңларга сәбәп була», — диде ул.

Аның сүзләренчә, хатын-кызга йодрык белән эз калдырырлык итеп сугу тыела.

«Бөтен хатын-кызлар да шундый димим. Ләкин туктатып булмый торган хатын-кызлар бар. Телләрен контрольдә тотмый алар. Аннан соң әйткән сүзләренә үкенәләр. Ләкин башласалар, туктый алмыйлар. Андый очраклар бик күп.

Ир кеше кычкырыша башласа, бетмәс-туктамас бер әйбергә әйләнә инде ул. Менә шундый очракта Ислам дине моны рөхсәт итә. Әмма, әйткәнемчә, эз калдырмый торган сугу булырга мөмкин ул. «Кыйнагыз» дигән сүз йодрык белән каны чыкканчы, сөякләре сынганчы дигән сүз түгел. Йомшак сугу турында сүз бара.

Әгәр дә ул сугу кирәк түгел икән, кирәк түгел. Сәхабәлеребез, мәсәлән, хатыннарының холыклары бозылган чакта карап, тыңлап, түзеп торган», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100