Хатын-кызга намазны чалбар киеп укырга ярыймы? (сорау-җавап)
Әлеге сорауга Татарстанның Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә.
![Хатын-кызга намазны чалбар киеп укырга ярыймы? (сорау-җавап)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/8/11/7651dc14b494117bac5535f185ddd6210a88f1f65a0d66f532c9eadd1e8a.jpg)
"Мин көндәлек тормышта мөселманча киенеп йөрмим, намаз укыйм. Күбрәк чалбар кияргә яратам. Кайвакыт намаз укыганда да чалбар киеп укыйм. Бу дөресме икән?" - дип сорау юллаган Татарстанның Саба районыннан укучыбыз Айгөл.
Әлеге сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә:
- Бу очракта чалбар бик киң, кысып тормый торган һәм тиешле озынлыкта булырга тиеш. Намазга басканда, хатын-кызлар өчен кием мәсьәләсендә түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш.
Кием:
- тәннең йөз һәм кул чукларыннан кала барлык өлешләрен капларга;
- үтә күренмәле булмаска;
- кысып тормаска һәм гәүдәнең формаларын ассызыкламаска тиеш;

![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/27d917d8bc6729ff7c9c82bcc88b0f89701af79a291c7faf43fbd76fa5b7.jpg)