Хатын-кыз үзеннән күпкә яшьрәк егет белән очрашып йөрү начармы?
Үзеңнән яшьрәк егет белән аралашу, яратышу — гадәти хәлме?
«Миңа 25 яшь. Мин 18 яшьлек егет белән очрашып йөрим. Мондый мөнәсәбәтләр нормальме? Аның белән дөрес итеп аралашу нинди булырга тиеш? Безгә икәү бергә рәхәт. Тик мин аның яшь булуыннан куркам», дип язган бер кыз «Психология» журналы сайтына. Белгеч җавабы каршы сораудан башлана.
Сезгә
Теләсә кайсы кеше белән мөнәсәбәтләр хөрмәт, игътибарлылык, кимчелекләрне кабул итү, авыр вакытта ярдәм итәргә әзер булу нигезендә корыла. Бу — универсаль кагыйдәләр. Әгәр сезнең арада җитди каршылыклар туса, алар яшь аермасына бәйле булмас, мөгаен. Хәзергә
Сезнең пар өчен кыенлык бер очракта гына килеп чыгарга мөмкин: сез кияүгә чыгып бала табарга тели башларсыз. Дус кызларыгыз, әти-әниегез бәби табарга киңәш итәр. Ә яшь егетегез әлегә ир һәм әти роленә туры килеп бетмәс. Әлбәттә, иртә никахлар була, мондый гаиләләрдә балалар да туа. Ләкин гаиләгә кору турында хәзер үк планнар төзесәгез, сезгә олырак яшьтәге пар эзләргә кирәктер, мөгаен.
Ә хәзергә бары белән рәхәтләнегез!