Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатын-кыз — үзе бер җиһан»: Рөстәм Миңнеханов 8 март белән котлады

Булдыклы, сәләтле хатын-кызларыбыз бихисап күп безнең, нинди генә эшкә тотынсалар да алар уңышка ирешә, диелә Президент котлавында.

news_top_970_100
«Хатын-кыз — үзе бер җиһан»: Рөстәм Миңнеханов 8 март белән котлады
Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Кадерле хатын-кызлар! 

Сезне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм. 

Кояш ягымлы карап, көмеш тамчылар биешә башлауга озак та узмый язның тәүге бәйрәме җитә, ул кышкы салкыннардан арыган йөрәкләргә җылы өсти, ир-атларны гүзәл ханым-туташлар хакына күркәм гамәлләргә рухландыра. Бу тантанага әзерләнгән чакта безнең җаннарда кадерле кешеләребезгә — дәү әни, әни, хатын, сеңелләребез, кызларыбызга карата иң садә, иң саф хисләребез тагын да көчәя. 

Хатын-кыз — үзе бер җиһан һәм анда назга, яратуга һәм гүзәллеккә, ана мәхәббәтенә, гаиләне саклау, газизләренең хәленә керә белү, киң күңеллелек кебек асыл хасиятләргә — һәммәсенә мәйдан киң. Табигатьтән бирелгән күркәм сыйфатларыгызны сез юмартларча башкалар белән дә бүлешәсез. Шәфкатьле, мәрхәмәтле ана сабыена гомер бирә, бишектән үк аны туган телгә, ата-бабаларның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт һәм хөрмәт рухында тәрбияли. 

Булдыклы, сәләтле хатын-кызларыбыз бихисап күп безнең, нинди генә эшкә тотынсалар да алар уңышка ирешә. Бөек илебез үзенең спортчы кызлары күптән түгел Пекинда узган XXIV Кышкы Олимпия уеннарында яулаган җиңүләр белән хаклы төстә горурлана. Казанда туган яшь фигуристкабыз Камилә Вәлиеваның чыгышларын ихлас күңелдән дулкынланып күзәттек, аңа изге теләктә булдык. Киләчәктә Камиләнең спортта зур казанышларга ирешәчәгенә минем бернинди дә шигем юк.  

Медицина тармагында, социаль өлкәдә эшләүче, тәрбияче һәм укытучы хатын-кызларга олы ихтирамыбызны һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерергә телим. Алар ирләр белән беррәттән фидакарьләрчә мәкерле чиргә каршы көрәшә, кешеләр сәламәтлеген кайгырта, катлаулы шартларда халыкка ярдәм күрсәтә, татарстанлыларның яшь буынына белем бирүдә армый-талмый хезмәт куя. 

Тарихта иң дәһшәтле сугышның бар авырлыгын каһарманнарча кичергән, илне торгызуда һәм яңа тормыш төзүдә катнашкан ветеран хатын-кызларыбызны аеруча олуглап бәйрәм белән тәбриклим. Сез безнең өчен һәрчак түземлек, тугрылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торасыз. 

Йөрәкләргә яшәү дәрте өсти торган ямьле бәйрәм сезнең һәрберегезгә, кадерле хатын-кызлар, бик күп сөенечләр, якты уйлар, рухи күтәренкелек, киләчәккә матур өметләр бүләк итсен! 

Сезгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, игелек һәм иминлек телим! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100