Хатын-кыз йөкле булуын сизмәскә мөмкинме?
Хатын-кызның үзенең йөкле булуын шактый вакыт белмәве турында төрле тарихлар әледән әле ишетелеп тора. Һәм бу һәрвакыт гаҗәпләндерә. Әмма табиблар моңа бер дә шаккатмый.
Берничә сәбәп аркасында хатын-кызның бу халәте үзенә дә сизелмәскә мөмкин. Бу хакта педиатр, Бөтенроссия Халык фронты эксперты, «Совет матерей» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Татьяна Буцкаяга сылтама белән «АиФ» басмасы яза.
Безнең чорда хатын-кызлар балага узулары турында иртә срокларда белә. Шулай да, тиздән бала туачагы турында яңалык сюрприз булган очраклар да җитәрлек.
Монда төрле сәбәпләр булырга мөмкин.
Йөклелекне ачыклый торган тестның дөрес күрсәтмәве
99 процент очракта аптека тестлары «алдамый». Әгәр хатын-кызның бәвелендә ХГЧ (аталанган күкәй күзәнәк имплантацияләнгәннән соң икенче көнне барлыкка килә торган йөклелек гормоны) бар икән, нәтиҗә уңай була. Йөклелекнең срогы бик кечкенә булганда (менструация тоткарланмый, ә кандагы ХГЧ күләме аз) яки бәвел кудыра торган препаратлар аркасында хата китәргә мөмкин. Әгәр үзегезне йөкле дип уйлыйсыз, ә нәтиҗә тискәре икән, икенче тест алырга кирәк. Төрле тестларда төрле сизгерлектәге реактивлар кулланыла, шуңа күрә хилафлыклар була ала. Шулай ук УЗИга да язылырга була.
Дөрес булмаган диагноз
Бу хата безнең заманда да очрый. Пациентны караган вакытта гинеколог йөклелекне миома дип уйларга мөмкин.
Менструация циклы бозылу
Кайвакыт күрем графиктан «калышырга» мөмкин. Тоткарлык гадәти саналган 28-30 көннән дә артыкка сузыла ала. Олигоменореядан интегүче хатын-кызларда күрем арасындагы интерваллар 40 көннән дә күбрәк була. Цикл белән проблемалар, гадәттә, гормональ үзгәрешләргә һәм гинекологик авыруларга бәйле. Хатын-кызлар даими булмаган цикл белән яшәргә күнегә, күремнең соңгы тапкыр кайчан булганын да онытып җибәрә. Күченү, чит илгә бару, аерылышу, кинәт кенә ябыгу аркасында күрем килү вакыты үзгәрергә мөмкин икәнен күпләр белә инде. Организм өчен болар барысы да стресс, тоткарлыкны шуңа сылтап калдыралар да.
Канлы бүлендекләр
Булачак әни үзенең йөкле икәнен белмичә, аларны күрем дип уйларга мөмкин. Йөклелек вакытында берничә ай дәвамында күрем килергә мөмкин дигән уйдырма да шуннан чыккан. Әмма бу дөрес түгел. Менструация вакытында аналыкның эчке катламы (эндометрий) аерыла. Әгәр ул юк икән, имплантация процессы була алмый. Белгечләр фикеренчә, хатын-кызлар канлы бүлендекләрне күрем дип уйлый. Алар бала төшү куркынычы булганда, аналык муентыгында полип һәм шулай ук интим якынлык вакытында аның зарарлануы аркасында килергә мөмкин.
Артык авырлык
Таза хатын-кызларда еш кына гормональ үзгәрешләр була һәм цикл бозыла. Симерүдән интеккән хатын-кызларга балага узу авыррак. Күрем тоткарлану игътибарга алынмаган икән, корсак барлыкка килү дә көттермәс. Булачак әни тагын бераз тазардым бугай дип уйлый.
Күп еллар дәвамында балага уза алмау
Йөккә узарга тырышу күп тапкырлар уңышсыз тәмамланганнан соң, хатын-кыз үз диагнозы белән килешә һәм циклын күзәтми башлый. Йөккә уза алмаячаклары белән килешеп, тәрбиягә бала алганнан соң бер ел эчендә балага узган һәм бу хакта нарасый селкенә башлагач кына (20нче атнада) белгән хатын-кызлар да бар.
Ашказаны һәм эчәклекләр белән проблемалар
Күрем тоткарлануны сизми калырга, ә токсикозны гастрит кискенләшү дип кабул итәргә мөмкин. Мондый очраклар да еш була.
Йөклелек турында мөмкин кадәр тизрәк белеп, аның дөрес формалашуына ышану хатын-кыз өчен мөһим. Аналыктан тыш йөклелек булганда 5-6 атнада көпшә шартларга һәм хатын-кыз вафат булырга мөмкин. Туктап калган йөклелек тә куркыныч: үле яралгы ялкынсыну яки сепсис китереп чыгара ала.
Йөклелекне үз вакытында ачыклау туачак бала өчен дә мөһим. Хатын-кызның бала көтү чоры аерым игътибар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны таләп итә. Алкоголь, тәмәке, дарулар, эштәге зарарлы шартлар һәм башка факторлар йөклелеккә һәм яралгының үсешенә йогынты ясый.
Булачак әнигә иртә срокларда ук табибка күренеп торырга кирәк. Моның бик күп уңай яклары бар. Акушер-гинеколог барысы да яхшы булуына инана, беренче алты атнада яралгы үсешендә җитди тайпылышларны кисәтү өчен фолий кислотасы эчәргә тәкъдим итә, кан биохимиясе ясый, скринингка җибәрә.