Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыз ирен җенси якынлык кылырга мәҗбүр итсә, иренең уразасы өзеләме?

Бу очракта кеше уразасын каза кылырга тиеш, диелә Диния нәзарәте сайтында.

news_top_970_100
Хатын-кыз ирен җенси якынлык кылырга мәҗбүр итсә, иренең уразасы өзеләме?
pixabay.com

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында җенси мөнсәбәткә керү мәҗбүр ителгән очракта ураза бозыламы дигән сорауга җавап бирелгән.

«Рамазан аеның берәр көнендә куркыныч янау сәбәпле җенси якынлык кылырга мәҗбүр ителгән кеше уразасын каза кылырга тиеш (бер көнгә бер көн исәбеннән). Кәффарәте (җәзалы ураза) юк. «Фәтава-и Кадихан»да шулай дип әйтелгән. Фәтва биргәндә бу карашка өстенлек бирелә.

Шулай ук бер хатын рамазанның бер көнендә ирен җенси якынлык кылырга мәҗбүр итсә, иренә уразасын каза кылырга кирәк була. Кәффарәте таләп ителми.

Бу ике мәсьәләдәге мәҗбүриятнең максаты җанын кыю яки берәр әгъзасын зәгыйфьләндерүдән гыйбарәт», — диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100